Татарстанның Баулы районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше үлгән — ике чит ил машинасы бәрелешкән.
Авария «Казан-Оренбург» автомобиль юлының 360 нчы километрында булган. ТР Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматларына караганда, 38 яшьлек Volkswagen автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне арттырган, каршы як полосага чыккан һәм KIA автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Volkswagen автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры авария урынында һәлак булган.