Казанда Чернышевский һәм Рөстәм Яхин урамнары буйлап бер айдан артык юл хәрәкәтен туктатачаклар. Вакытлыча уңайсызлыклар суүткәргеч трассасын төзү белән бәйле, дип хәбәр итә мэрия.
4 марттан 14 апрельгә кадәр Чернышевский буенча 32 нче йорт районында юл өлеше Гаяз Исхакый урамы ягына таба өлешчә ябылачак.
Шул ук вакытта чикләү Рөстәм Яхин урамындагы 5 нче йорт янында Мәскәү районы ягына таба хәрәкәт итү юнәлешендә гамәлдә булачак.