Татарстанда куркыныч авария: ике кеше һәлак булган

Бүген көндез Татарстанның Лаеш районында юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига Казан-Оренбург автомобиль юлының 48 нче чакрымында килеп чыккан. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Skoda маркалы автомобиль юлда каршы якка чыккан һәм анда Volkswagen белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң Чехия автомобиле каршына Хонда машинасы эләгә.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Skoda машинасының 54 яшьлек шоферы һәм Volkswagen машинасының 51 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана», — дип аңлаттылар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

 


Фикер өстәү