Кукмараның бер кибетендә көчле янгын чыккан

Кукмараның бер кибетендә көчле янгын чыккан. Бу хакта төрле Телеграм каналларда билгеле булды. 

Янгын районның Ворошилов урамындагы сәүдә йортында чыккан. Беренчел мәгълүматларга караганда, ут теле «Смешные цены» кибетен камап алган, аннан өске катларга күчкән. Алты кеше эвакуацияләнгән.

Социаль челтәрләрдә күренгәнчә, бу янгында блогер, Кукмараның Вахит авылыннан күп балалы әни Айгөл Сәмигуллинаның тегү цехына да зыян килгән. «Бернәрсәне дә алып чыга алмадык. Ярый ла үзебез чыгып өлгердек. Безнең укулар барган чак иде…» — дип яза янгын шаһитлары социаль челтәрләрдә.

 


Фикер өстәү