Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» арт-резиденциясе эшләячәк

1–7 август көннәрендә Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» арт-резиденциясе эшләячәк. Әлеге уникаль проект Россиянең Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, проектта Кукмара, Саба, Балтач һәм Мамадыш районнары катнаша. Казаннан да гариза тапшыручылар бар икән. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге проект киләчәктә башка зоналарда да тормышка ашарга мөмкин. Ни өчен бу юлы мондый чара Кукмара районының Вахит авылында уза соң? Журналистларны әнә шул сорау да кызыксындырды. Баксаң, проектны алар үзләре тәкъдим итеп, грант алуга ирешкән икән. Гомумән, матбугат очрашуында Кукмара районының барлык проектларда активлык күрсәтүен билгеләп уздылар.

Проектның сәнгать җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина әйтүенчә, авылда да менә дигән чаралар оештырырга мөмкин. Әлеге резиденция исә Нәфыйк Хөсәенов исемендәге паркта узачак. Анда катнашырга теләк белдереп, 50гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Проектта исә аларның 24е катнашачак. Калганнар тамашачы булып киләчәк. Алар өч юнәлеш буенча эшләячәкләр: музыка, архитектура, экскурсия. Барысы да – 35 яшькә кадәр булган яшьләр.

Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина әйтүенчә, бер атна дәвамында яшьләр заманча белем алачак.

– Бүген яшьләр авылдагы матур, уңайлы шартларны аңлап бетерми. Алар барысы да элеккечә дип күзаллый. Узган ел безгә бөтен Россиядән студентлар килгән иде. Алар да авылдагы шартларны, матурлыкны күреп гаҗәпләнде. Кыскасы, без авылга да, шәһәргә дә файдалы булган лайфхаклар ачачакбыз, – диде җитәкче.

Татарстанның Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Алсу Мифтахова уңышлы объектларга яхшы кадрлар таба алмау проблемасы барлыгын әйтте.

– Авылны яратыр өчен, аңа башка күзлектән карарга кирәк. Әлеге проектның кураторлары кешеләргә дөньяга башка күзлектән карарга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, Вахит авылы гади авыл кебек кенә кабул ителми, – диде ул.

 

 

 


Фикер өстәү