Владимир Путин тикшерү органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады

Тикшерү органнары хезмәткәрләре алдында мөһим бурыч – кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч белән янаган җинаятьләр буенча гаеплеләрне аяусыз эзәрлекләү бурычы тора.

Аларның эше бик зур иҗтимагый әһәмияткә ия булып, җинаятьчелеккә, коррупция һәм экстремистлыкка каршы көрәшкә зур өлеш кертеп килә. Россия Президенты Владимир Путинның белгечләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау телеграммасында шулай дип билгеләп үткән. “Эшегезнең закондагы үзгәрешләргә, шул исәптән илдәге эшлеклелек мохитен яхшыртуга, законнарыбызны гуманлаштыруга юнәлдерелгән үзгәрешләргә тулысынча туры килүе чиктән тыш мөһим”, – диелә Кремльнең матбугат хезмәте бастырып чыгарган телеграммада.

Дәүләт башлыгы үзенең котлавында тикшерү органнары хезмәткәрләренә үз бурычларын үтәүдәге профессионализмы, намуслылыгы һәм гаделлелеге өчен рәхмәт белдергән.


Фикер өстәү