Урманнарга керсәң, шырпың сызма…

 Быел республикада урман янгыннары теркәлмәгән. Алай да тынычланырга ярамый. Көннәрнең эссе торуы аркасында, хәзерге вакытта Татарстанда өченче дәрәҗә янгын куркынычы саклана. Урманчылар тәүлек буе кизү тора.

Исегезгә төшереп китәбез: Татарстанда, янгын куркынычы зур булу сәбәпле, 8 июльдән урманнарга керү тыелды. Чикләү тиздән тәмамланачак. Әмма бу әле урманнарга кереп, учак ягып, күңел ачарга рөхсәт дигән сүз түгел. Татарстан урманчылары, һава торышына карап, чикләүләрне озайтырга да мөмкин. Хәтерләсәгез, узган ел андый сезон 25 октябрьгә кадәр дәвам иткән иде.

– Быел урманнарда бер янгын да теркәлмәде. Әмма  үләнгә ут кабу очраклары бар.  Җәй башыннан бүгенгә кадәр республика халкыннан 349 шундый хәбәр килгән. Хәзерге вакытта  Лаеш районында урнашкан Урман янгыннарын сүндерү үзәге хезмәткәрләре халык белән тыгыз элемтәдә. Һәрдаим очрашулар үткәрәләр, аларга ут куркынычы турында аңлаталар. Урманнарны һавадан да, космостан да, җәяү дә күзәтәләр, – ди Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат бүлеге җитәкчесе Альмира Нуретдинова.

Татарстанда янгынга әзерлек көчле. Урманчылар иртә яздан көзгә кадәр ут чыкмасын өчен барысын да эшли. Төрле типтагы 25 урман-янгын станциясе эшли. 14 урында янгынга каршы җиһазлар әзерләп куелган. Урманнарны 1 меңгә якын кеше саклый. Казандагы шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев фикеренчә, кешеләр игътибарлы булса, янгыннар бөтенләй булмас иде.

– Барыбыз да беләбез: ут чыгуга күп очракта кеше гаепле. Гел кисәтү, аңлату кирәк. Бергәләп саклаганда, урманнарга зыян килмәс иде, – ди ул. – Ял итүчеләрне дә аңлап була. Җәй көне табигать кочагында ял итәселәре дә киләдер. Тик таләпләр бөтен кешегә бер: әлегә урманнарга һәм аның янәшәсендәге тугайларга керми торырга кирәк. Бигрәк тә учак ягарга, коры үләнгә ут төртергә ярамый. Шырпыны сызмый торырга кирәк, кыскасы.

Урманчылар халыкны да уяу булырга чакыра. Берәр урында үлән янганын күргән очракта, 8-800-100-94-00 телефонына хәбәр бирүләрен үтенәләр.

Быелдан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штраф күләме дә үзгәрде. Исегезгә төшерәбез: элек гади кешеләр өчен штраф күләме 1500 сум булса, хәзер бу сумма, ун тапкыр артып, 15–30 меңгә кадәр җитте. Вазыйфаи затлар өчен 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган (элек 10000–20000 сум иде). Юридик затларга штраф күләме – 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр. Урман-парк зонасы янында чүп-чар яки коры-сары яндыручыларга 30 мең яки 40 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Вазыйфаи затлар өчен штраф күләме – 40 мең сумнан 60 мең сумга кадәр,  юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү