Авылда дустын һәм күршесен аткан аучыны эзлиләр

Мәскәү өлкәсенең Власово авылында яшәүчеләр өйләреннән чыгарга курка. Хәзер урамнар буйлап патруль машиналары һәм кораллы полицейскийлар гына йөри.

Икенче тәүлек инде алар ике кешене үтерүдә шикләнелгән 53 яшьлек ирне эзлиләр. Ирнең үзе белән коралы да булуы мәгълүм, дип хәбәр итә НТВ.

Ир элек аучы булган, күптән әлеге авылда яшәгәнлектән җирлекне яхшы белә, шунлыктан урманда яшеренеп ятарга мөмкин, дип фаразлыйлар. Шулай ук аның башка районнарга да качу мөмкинлеге барлыгын истә тотып, тирә-як авылларда яшәүчеләрне дә сак булырга чакыралар.

Аучы башта низагка кергән дустын урман буенда атып үтергән. Ике сәгать чамасы үткәннән соң, ул бер күршесен атып үтергәнлеге ачыклана.

Ирнең хатыны, 4 баласы булуы, психоневрологик диспансерда исәптә торуы билгеле. Соңгы вакытта ул үз эченә бикләнеп, туганнары һәм улы белән дә аралашмавын әйткәннәр.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү