Кермичә тор: «Урман юлларын шлагбаум белән ябачакбыз»

Республикада 8 июльдән янгын куркынычы зур булу сәбәпле урманнарга керү тыела. Бу чикләү Аксубай, Әлки, Әлмәт, Апас, Алабуга, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Тукай, Питрәч районындагы һәм Казан янындагы урманнарга кагыла. Ул 3 атна дәвам итәчәк. Бу чорда урманнарда җиләк-җимеш җыярга, күңел ачарга, учак ягарга ярамый. Шулай ук машина белән дә керергә рөхсәт юк. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре әнә шулай итеп, табигатьне уттан сакламакчы була.

– Урманга керү юлларын шлагбаум белән ябачакбыз. Чикләүләр кертелгән чорда тәүлек әйләнәсендә безнең хезмәткәрләр кизү торачак. Көннәр бик эссе тора. Быел республикада 6 июльдән һава температурасы күтәрелде. Алдагы көннәрдә эссе һава сакланачак. Кызу көннәр 4 нче дәрәҗәдә янгын куркынычы тудыра, – ди Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов. – Татарстанда янгынга каршы махсус режим быелның 25 апрелендә бер кертелгән иде инде. Ул биш тапкыр кертелеп, чикләүләр 25 октябрьгә кадәр дәвам итте. Ул чакта без республика буенча янгынга каршы торуга әзерлек алып бардык. Һәр районда видеоэлемтә аша очрашулар уздырдык. Алар барысы да гадәттән тыш хәлләргә әзер икәнлеген әйтте. Хәзер безнең максат – урманнарны саклау.

Министр урынбасары сүзләренчә, янгыннарның 90 проценты кеше факторы аркасында килеп чыга. Шуңа да урманчылар халыкка сак булырга куша. Әйтик, узган ел Сарман районында көтүче йоклап китеп, тәмәке төпчеге үләнгә төшеп ут чыга. Берәүләр исә урман эчендә тимер-томыр кисә. Аларның очкыннары да янгынга сәбәп була. Министрлык ут-күз килеп чыкса, ярдәмгә әзер икәнен әйтсә дә, бу хәлләрне булдырмас өчен кулдан килгәнне эшлиләр. Татарстанда төрле типтагы 25 урман-янгын станциясе эшли. 14 урында янгынга каршы җиһазлар әзерләнеп куелган. Урманнарны 1 меңгә якын кеше саклый. Шулай ук космостан да күзәтәләр. Лаеш районында урнашкан диспетчерлык үзәгенә янгын турында хәбәрләр килеп тора икән. Кайчак ниндидер бина, күп вакытта коры үлән януын беренчеләрдән булып алар күрә. Тиз арада янгын чыккан урынны билгеләп, шул тирәдә урнашкан урманчылыкка хәбәр бирәләр икән.

Урманчылар халыкны да уяу булырга чакыра. Берәр урында үлән янганын күрсәләр, 8-800-100-94-00 телефонына хәбәр бирүләрен сорыйлар.

Илгизәр Зарипов, урманда гына түгел, аңа якын урыннарда да ут белән мавыкмаска куша.

– Әгәр янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозыла икән, ял итүчеләрне штраф көтә, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

САН

Чикләүләр вакытында урманга кергән кешеләргә 15 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 600 меңнән 1 миллион сум күләмендә акча түләргә туры киләчәк.


Фикер өстәү