КФУда журналистикадагы вазгыять: Кытайдан гына да 50 гариза кергән

Быел каләм тибрәтергә, үзләрен журналистикада сынарга теләүчеләр күпме? Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбендә нинди яңа белгечлекләр булдылган? Татар журналистикасында бюджет урыннары бармы? «Татар-информ» агентлыгында узган  матбугат очрашуында КФУда медиа белгечләр әзерләү турында сөйләштеләр.

КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе деканы, социология фәннәре кандидаты Леонид Толчинский әйтүенчә, хәзерге вакытта барлыгы 2 меңнән артык гариза кабул ителгән. Бу сан узган ел белән бер чама. Имтиханнарда югары балл туплаган абитуриентлар күп килә. Мисал өчен, реклама юнәлешенә бюджет бүлегенә 300 балл белән документлар тапшыручылар бар. Быел беренче тапкыр медиа инжиниринг юнәлеше дә булдырылган. Студентларны яңа төр цифрлы видео җитештерүгә өйрәтәчәкләр. Биредә IT-технологияләргә өстенлек биреләчәк, инглиз телен тирәнтен өйрәнәчәкләр. Быел медиа инжиринг юнәлешенә – 25, телевидение өлкәсенә 75 кеше кабул итәчәкләр.

Журналистика юнәлешенә килгәндә, быел аңа барысы 75 кеше кабул итәчәкләр. Аларның 50се мультимедияле журналистика профиле буенча бакалавриатка кабул ителә, әлеге профильдә рус телле журналистлар әзерләнә. Бу уку профиле белән чит төбәкләр, хәтта чит илләрдән дә кызыксынучылар бар. Мәсәлән, Кытайдан гына да 30 гариза кергән. Журналистика магистратурасына тагын 20 гариза бар. Җәмгысы 50 кеше Журналистика юнәлешенә Кытайдан килеп укырга тели дигән сүз бу.

Журналистика юнәлеше бакалавриатында яңа милли медиа чаралары профиле дә бар. Монысы  – татар төркеме. Монда 25 кеше кабул итәчәкләр.

Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин милли журналистика кадрлары әзерләүдә буенча вазгыять белән таныштырды. Әйтик, быел милли бүлекне 28 кеше тәмамлаган. Шуларның 16сы кызыл диплом алган. Соңгы елларда журналистларны максатчан әзерли башладылар. Быел укып бетергән яшь белгечләр килешү буенча үз урыннарына эшкә кайткан. Милли бүлеккә быел да, узган елгы кебек үк, 7 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бүгенгә биредә бер урынга 4 кеше дәгъва кыла. Гариза тапшыручылар арасында Башкортстан, Чиләбе, Оренбург, Пермь өлкәләре абитуриентлары да бар.

– Без ике дәүләт имтиханы һәм эчке иҗади сынау нәтиҗәләре аша кабул итәбез. Гариза бирүчеләр арасында ике фән буенча БДИдан 198 балл җыючылар да бар. Документларны бары 15 июльгә кадәр генә кабул итәбез. Ни өчен дигәндә, абитуриентларга эчке имтихан да тапшырырга кирәк бит. Булачак журналистларның татар әдәбиятын, Татарстан тарихын, мәдәниятен ни дәрәҗәдә белүен ачыклыйбыз. Журналист дипломы КФУда бары Югары журналистика мәктәбендә генә бирелә, – диде кафедра мөдире.

Васил Гарифуллин ачыклаганча, милли бүлеккә күбрәк авыл балалары килә. Һәм бюджет урыннары булуы алар өчен бик мөһим. Ни өчен дигәндә, бөтен әти-әниләрнең балаларын түләп укыту мөмкинлеге юк. Түләүле бүлектә уку исә елга 150 мең сумга төшә. Дөрес, бик яхшы укыганда, түләүледән дә бюджет юнәлешенә күчеп була. Уку, нигездә, татарча. Студентлар фәнни хезмәтләрне татарча яза, журналистика тарихы, осталыгына бәйле фәннәрне туган телдә укый.

Пресс-конференция барышында журналистлар, татар бүлегендә укытыр өчен мөгаллимнәр җитәме, дип тә кызыксынды. Васил Гарифуллин, кадрларны үзебез әзерлибез, ди. Алар арасында күптәннән укытучылар да бар. Магистратура, аспирантураны тәмамлаган яшьләр дә кала. Магистратурага юридик, физик, медицина факультетларын тәмамлап та килергә мөмкин икән. Быел татар иҗтимагый-сәяси юнәлеш буенча магистратурага да 5 бюджет урыны бирелгән.

Югары журналистика мәктәбе Үзбәкстанның Җизак шәһәрендә дә филиалын ачарга җыена. Ни өчен дигәндә, биредә журналистика белән кызыксынучылар күп икән. Шулай ук Казахстандагы Көньяк Казахстан университеты белән уртак укыту программасы әзерләү теләге бар.

Җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре докторы Галина Морозова исә үз юнәлеше буенча сөйләде. Бу кафедрада барлыгы 870 студент укый. Шуларның 39ы гына бюджет формасында белем ала. Монда рекламачылар һәм медиа юнәлеше буенча белгечләр әзерлиләр.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү