Васил Гарифуллин: «Остазларыбыз мирас итеп калдырган традицияләр бүген дә уңышлы дәвам итә»

Журналистлар, бигрәк тә каләм осталарын әзерләүчеләр өчен 24  март – истәлекле көн: 1962 елда нәкъ шушы көнне РСФСР Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты составында журналистика кафедрасы оеша. Белгәнебезчә, шушы чор эчендә шактый гына үзгәрешләр дә булды. Сүттеләр дә, җыйнадылар да, ялгадылар да кебек. Шул уңайдан КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин белән без хатирәләрне дә барладык, хәзерге көн турында да сөйләшеп алдык.

– Чынлап та, университетта журналистика белеме бирә башлауга алты дистә елдан артып китте. Мин үзем дә шушы бүлектә тарих-филология факультеты студенты буларак укый башлаган идем, укуны исә филология факультеты составында тәмамладым. Соңрак журналистлар филфактан да аерылып чыктылар, мөстәкыйль журфак булып яшәделәр. Факультет үсте, киңәйде, безгә социология һәм психология белгечлекләре кушылды. Бу үзгәрешләр барысы да легендар җитәкчебез Флорид ага Әгъзамов кул астында узды. Ул журналистика кафедрасын 1972 елдан 1998 елга кадәр җитәкләде. Университетка күчеп килгәнче Флорид ага «Социалистик Татарстан» газетасының баш мөхәррире урынбасары була, Мәскәүдә иҗтимагый фәннәр академиясенең аспирантурасын уңышлы тәмамлый, кандидатлык диссертациясен яклый. Татар журналистикасының торышын анализлауга багышланган берничә китап бастырып чыгара. Шул чордан башлап, ул үз тирәсенә теоретиклардан да, журналистиканың танылган практикларыннан да торган югары профессиональ педагогик коллектив туплый. Сиксәненче елларда биредә егермедән артык практик журналист белем бирде, шулай итеп студентлар аудиториясенә редакция атмосферасы сеңдерелде. Бер яктан, студентлар журналистлар белән аралашса, икенче яктан, практикларга яшь буынның фикер-омтылышларын белеп тору өчен яхшы тәҗрибә булды бу. Журналистика кафедрасы Казан предприятиеләренең күптиражлы басмалары редакцияләре белән актив хезмәттәшлек итте. Алар базасында уку газеталары чыгарылды. Студентлар планлаштыру, макетлау һәм верстка күнекмәләрен өйрәнде.

Флорид Имамәхмәтович илдә беренче тапкыр уку планнарына һәм дәресләр расписаниесенә, җәйге практикаларга өстәмә рәвештә, студентларның уку семестры дәвамында да редакцияләрдә эш көне кертелүенә ирешә алды.

Соңрак үземә дә аның кулыннан җитәкчелек дилбегәсен алып, факультет белән җитәкчелек итәргә туры килде. Туксанынчы еллар азагы һәм XXI гасырның беренче дистә еллыгы иде бу. Әлеге чорны мин һич курыкмыйча журфакның «алтын чоры» дип әйтә алам. Студентларыбыз саны бермә-бер артты, яңа белгечлекләр, профильләр барлыкка килде, журналистларны төрле юнәлештә махсуслаштыручы өч яңа кафедра ачылды, укыту-җитештерү лабораторияләре оештырылды, матди-техник яктан зур алга китеш булды, Идел буе төбәгендә беренче буларак аспирантура ачылды, диссертацияләр яклау советы оештырылды. Кыскасы, заман таләпләренә җавап бирә алырдай белгечләр әзерли башлау өчен ныклы база булдырылды бу чорда.

– Бүген ничек яшәп ятасыз?

– Шунысы куанычлы: остазларыбыз мирас итеп калдырган традицияләр бүген дә уңышлы дәвам итә. Элекке журналистика факультеты базасында хәзер Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе уңышлы гына эшләп килә. Хәзер бездә басма матбугат, мультимедиале журналистика, телевидение, медиакоммуникацияләр, җәмәгатьчелек белән элемтәләр юнәлешләре буенча бакалавриатта ике меңгә якын студент белем ала. Бик күп иҗади медиапроектлар гамәлгә ашырыла, университетның телевизион каналы тапшырулары да нигездә студентларыбыз тырышлыгы белән әзерләнә.

– Хәзер белгечләргә кытлык бармы ул? Сезгә мөрәҗәгать итәләрме?

– Хәтерләсәгез, без укыган сиксәненче елларда көндезге бүлеккә ел саен ике төркем студент кабул ителә иде. Җәмгысы – 50 кеше. Ә без быел гына да бакалавриатның беренче курсына 500гә якын студент кабул иттек! Аерманы сизәсезме? Әле өстәвенә магистратурага 70 кеше кабул ителде. Ник шулкадәр күп дисәгез, безнең университет хәзер федераль вуз статусын йөртә һәм анда укучыларның күпчелеген Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән студентлар тәшкил итә. Хәзер беренче курста чит ил балаларыннан гына торган 27 кешелек бакалавриат төркеме бар. Магистратурадагы 24 кешелек төркемдә – тулаем Кытай Халык Республикасы гражданнары. Журналистика бүлегендә белем алучылар барысы да диярлек килешү нигезендә үзләре түләп укый. Бердәнбер искәрмә бар: татар төркемендә укучы милләттәшләребез барысы да федераль бюджет хисабына яки дәүләт, я аерым оешмалар грантлары акчасына белем ала. Әйтик, «ТНВ» компаниясе бүген татарча белем алучы биш студентыбызга үз хисабына белем бирә.

Болар барысы да журналист кадрларга ихтыяҗның зур булуын дәлилли. Медиа өлкәсе киң һәм тирән белемле, заманча күнекмәләргә ия булган белгечләргә бик тә мохтаҗ.

– Укырга керергә, журналист булырга хыялланучылар күпме?

– Яшьләр арасында кечкенәдән иҗат белән шөгыльләнеп, үзенә журналист һөнәрен сайлаучылар күп. Профессиональ журналистик кадрларны әзерләүнең хәзерге мантыйгы да студент-журналистларны мәктәп эскәмиясеннән үк сайлап алу һәм аларны алдан әзерләүне таләп итә. Әйтик, Казан университеты чирек гасыр «Алтын каләм» республика балалар-яшүсмерләр матбугат фестивален оештыруда актив катнаша. Анда ел саен республиканың барлык районнарыннан берничә мең укучы катнаша. Йомгаклау турында җиңүчеләр КФУның журналистика бүлегенә ташламалы рәвештә керү хокукын ала. «Алтын каләм»нән чыккан кешеләр – бүген журналистиканың барлык жанрларында, шул исәптән медиа системасының иң югары технологияле өлкәләрендә эшли белүче, иң популяр журналистлар, каләм һәм микрофон осталары. 2015 елдан республикада медиа белем бирү өлкәсендә тагын бер конкурс гамәлгә куелды. Бу – Язучылар берлеге оештырган «Илһам» бөтенроссия конкурсы. Анда татар телендә иҗат итүче яшь язучылар һәм журналистлар катнаша. Казан федераль университеты, әлеге конкурсны гамәлгә куючыларның берсе буларак, медиа белеме бирү юнәлешләре өчен конкурста катнашучыларның иң лаеклыларын сайлап ала. КФУ каршында шулай ук гомуми белем мәктәпләренең, гимназия һәм лицейларның өлкән сыйныф укучылары өчен яшь журналист мәктәбе эшли.

– Бүгенге студент нинди ул? Нинди әзерлек белән килә?

– Кызганычка, БДИ системасы мәктәп эскәмиясеннән үк булачак студентның дөньяны танып-белү киңлеген дә, тирәнлеген дә киметүгә китерде, бу система бигрәк тә безнең өчен мөһим булган социогуманитар белемнәрне, дөнья мәдәниятен, әдәбиятын үзләштерүне шактый сыегайтты. Шул ук вакытта бүгенге студент технологик белемнәр белән яхшы коралланган, кирәкле мәгълүматны бик тиз таба. Шунысын да әйтим: татар бүлегендә укучы студентларыбыз белемгә омтылыш, максатчанлык дәрәҗәләре белән башкалардан бер дә калышмый. Әле быел гына «Милли медиа чаралары» профиле буенча бакалавриатны тәмамлаган 12 татар студентының 8е университеттан кызыл диплом алып чыкты. Бу – югары сыйфат күрсәткече.

– Хәзер журналистика мәктәбен тәмамлаучылар кайда эшләргә хыяллана? Теләкләре тормышка ашамы?

– Студентларыбызның күпчелеге эш урынын укыган чорда ук сайлый башлый. Моның өчен төрле редакцияләрдә практика үтеп карыйлар, үзләрен яхшы яктан күрсәтергә тырышалар. Быел татар журналистикасы бүлеген тәмамларга җыенучы дүртенче курс студентларының күпчелеге исә Татарстанның хөкүмәт гранты буенча белем алды һәм алар укырга кергәндә үк аерым редакцияләр белән килешү төзегән иде. Алар шул редакцияләрдә практика уздылар һәм эшкә дә шунда китәчәкләр.

– Журналистика мәктәбенә нинди яңалыклар кертер идегез?

– Бу яңалыклар хәзердән үк кереп ята инде. Әүвәл пандемия килү белән, соңрак Көнбатыш дөнья белән каршылыкның көчәюе аркасында килеп чыккан мәгълүмати каршылык шартларында Россия медиамохите тамырдан үзгәрде. Интернет-киңлекне ялган хәбәрләр тутырды, тикшерелмәгән саннарга нигезләнгән, билгесез экспертларның сүзләренә таянып формалашкан медиавакыйгалар зур урын алды. Традицион массакүләм мәгълүмат чараларының эш алгоритмнары, форматлары, платформалары үзгәрде. Боларның барысы да алга таба журналистика белеме системасын үстерүнең оптималь модельләрен эшләүне таләп итә. Югары белем өлкәсендә мондый кардиналь үзгәрешләр чорында заман таләпләре белән бергә элекке традицияләр, шул исәптән БДИ урынына мәктәпләрдәге традицион чыгарылыш имтиханнарын алу гамәлгә кертелсен иде. Шулай ук минем бик зур хыялым – милли кадрлар әзерләүгә игътибарны көчәйтеп, студентлар кабул итүгә федераль бюджеттан бирелә торган урыннар саны арттырылсын, ягъни теләгән барлык балаларга да бушлай белем алу мөмкинлеге тудырылсын иде. Шулай ук Татарстаныбызда милли журналистика өчен милли кадрлар булдыруга юнәлдерелгән даими максатчан программа төзелсен иде. Бу мәсьәләдә һаман да Мәскәү күзенә карап, изгелек өмет итеп утыру дөрес түгел, минемчә.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү