Дөньядагы иң зур кырпы балыгы ТР Милли музееның 128 еллыгына куелачак

Татарстан Милли музееның визит карточкасы – дүрт метрлы кырпы балыгы һәм тагын 100 дән артык экспонат музей коллекцияләрендәге «Табигый реликвияләр» ТР Милли музее ачылуның 128 еллыгына күргәзмәсе составына кергән. Ул 5 апрельдә, Музейның туган көнендә ачылачак.

–Күргәзмәдә 128 әйбер тәкъдим ителәчәк. Бу сирәк очрый торган, еш кына Кызыл китапка кертелгән кошлар һәм хайваннар төрләре. Мәсәлән, уникаль колибри коллекциясе. Зубр чучелосы – музейга император сараеннан бүләк. Бу 1905 елда Беловежский пущада патша авында тотылган соңгы зубрларның берсе булган», – ди ТР Милли музееның табигый тарих бүлеге мөдире Марина Новикова.

Күргәзмәнең үзәк экспонаты булып 960 кило авырлыктагы һәм 4 метрдан артык озынлыктагы табигать могҗизасы булган кырпы балыгының таксидермик скульптурасы торачак. XX гасыр башында гигант балык чучелосы Санкт-Петербургның Зоология музеенда ясалган һәм Император Николай II боерыгы буенча Казанга бүләк ителгән.

Беренче көннән үк кырпы балыгы музейның табигый тарихи бүлеге экспозициясендә үзәк урынны ала, кунакларны үзенең гигант зурлыгы белән гаҗәпләндерә. Берничә елдан соң күргәзмә биналары җитмәү сәбәпле, кырпы балыгын залның түшәме гөмбәзенә чылбыр белән элгәннәр. Ул 1980 еллар уртасына кадәр шулай күрсәтелгән. Музей бинасында чыккан янгыннан соң, кырпы балыгын запастагы урынга җибәрәләр, анда ул озак вакыт саклана.

– 2000 еллар башында кырпы балыгы чучелосын реставрацияләп күргәзмәгә куйгач, бер атна эчендә генә музейга 1000 нәргә кеше килгән, –дип билгеләп үтте Марина Новикова.

Шулай ук күргәзмәгә килүчеләр төньяк болан, росомаха, леопард, король фазаны, ал фламинго, шлемлы казуар һәм Евразия, Африка, төньяк һәм Көньяк Америка, Австралия фаунасының башка күп кенә вәкилләрен күрә алачак. Шулай ук кашалот тешләре, кит тешләре, Африка страусы һәм нанду страусы йомыркалары, финвал китның ишетү сөяге. Күп кенә экспонатлар 20 елга якын күргәзмәгә куелмаган. Мондый проект соңгы тапкыр музей тарафыннан 2003 елда гамәлгә ашырылган.

ТР Милли музее ачылуның 128 еллыгына» күргәзмәсенә быелның 20 июненә кадәр музей билетлары буенча керү мөмкинлеге булачак.


Фикер өстәү