«Лайк»ка лаеклы район башлыклары рейтингы

Узган елның 1 декабреннән башлап җитәкчеләргә социаль челтәрләрдә («ВКонтакте» һәм «Одноклассники») сәхифә алып баруны мәҗбүри иттеләр. Россия Дәүләт Думасы кабул иткән бу канун хакимият белән халык арасын тагын да якынайтырга тиеш дип фаразлана. Кем инде якыная башлаган, ә кемнәр виртуаль «бит»ен «әйдә, ярар» өчен генә ачкан? «ВТ» шуны тикшерде.

Ничек бәялибез?

Тикшерү өчен район башлыкларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәләре алынды (Илсур Метшин, Рамил Муллин һәм Наил Мәһдиевтән кала). Сәхифәдә барыбыз өчен дә ачык булган мәгълүмат – аудиторияне колачлау, караулар саны (уртача күрсәткеч), язылучылар активлыгы файдаланылды. Рейтинг өчен уртача саннар алынды.

Без февраль аеның бер атнасын (13–19 февраль) тикшердек. Ни өчен февральме? Чөнки закон 1 декабрьдән үк «бит»ләр ачарга кушса да, бу эшне шундук оештырып булмый әле. Гыйнвар исә – актив ай түгел, ял чоры. Март ае әле төгәлләнмәгән. Шуңа күрә тулы анализ өчен февраль ае гына кала. Искәртик: язма әзерләнгән вакыттагы саннар һәм язма чыкканнан соңгы күрсәткечләр аерылырга мөмкин.

Бер кичкә – кер «бит»кә

Әгерҗе башлыгы Ленар Нургаяновның шәхси «бит»е бик рәсми. Аның 5291 язылучысы бар. Нигездә көн дәвамында ниләр башкарганы, кемнәр белән очрашканы турында хисап тота, матур сурәтләр белән «хәерле иртә» тели түрә. Тик сәхифәсендә халык тавышы гына ишетелми. Рәсми булса да, район башлыгының «ВКонтакте»дагы хәбәрләрен дуслары яратып укый булса кирәк: язмаларында караулар саны аз түгел. 7 мең, 5 мең, 11 меңгә кадәр караулар очрый.

Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин үз «бит»ендә 2753 кеше белән дус. Алдарак телгә алынган коллегасы кебек үк, рәсми «бит»кә хуҗа ул. Халык авазы биредә дә ишетелми. Нигездә сәхифәдә урыс телендәге хәбәрләр урнаштырыла. Махсус хәрби операция, җыелышлар, очрашулар – барысы да «глава»ларча. Бу аралыкта башлыкның язмаларына күз салулар саны бер меңнән әллә ни артмаган.

Аксубай башлыгы Камил Гыйльмановка язылучылар – нибары 875 кеше. Аксубай халкына җитәкчеләренә теләктәшлек күрсәтергә кирәктер. башлыкның «бит»ендә фикер калдыру мөмкинлеге дә бар югыйсә. Кайберәүләр моннан файдалана да.

Актаныш башлыгы Ленар Зарипов та сәхифәсендә халык күплеге белән мактана алмый. Аңа нибары 237 кеше язылган. Ленар әфәнде сәхифәсен татар телендә алып бара. Рәсмилек исе килсә дә, халыкка якын булуы да сизелә. Аудиториясе аз булуга карамастан, караулар саны зур. «Лайк» та жәлләмиләр башлыкка. Ленар Зарипов хәерле иртә дә тели, җомга көнен дә игътибарсыз калдырмый.

Алексеевск башлыгының да сәхифәсен җанландырып җибәрү таләп ителә. Сергей Демидовка нибары 31 (!) кеше язылган! Хәбәрләре рәсми. Аның каравы башлыкның балыкчылык турында сәхифәгә язылганын күрергә була. Хөкүмәт эшеннән бушаган арада яраткан шөгыледер инде.

Ә менә Әлмәт башлыгы Тимур Нагумановка тел-теш тидерерлек түгел. Аның социаль челтәрләрдәге активлыгы күптәннән билгеле. Күренеп тора: хакимият белән халык арасында күпер салу өчен куллана ул аларны. Аңа язылучылар саны тиздән 10 меңгә тула. Рәсми хәбәрләрне дә кызыклы итеп бирә, сәхифәдә халык активлыгы сизелә. Тимур әфәнде, атна саен «туры эфир» оештырып, кешеләрнең гозерләрен тыңларга гадәтләнгән. Администрациясе дә халык мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмый, кайбер мәсьәләләр шунда ук җавабын да таба. Тимур Нагумановны үрнәк итеп куймыйча булмас!

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинның сәхифәсен 1020 кеше күзәтә. Иң гаҗәпләндергәне: Айрат әфәнде халык язганнарга шәхсән җавап бирергә дә вакыт таба. Әйтик, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк илтүен хәбәр иткән яңалыкка бер ханым: «Энемә сәлам әйтегез!» –дигән. Айрат Җиһаншин исә: «Алла боерса әйтәм!» – дип җаваплаган. Күңел эретерлек сүзләр бар инде ул.

Тукай якташы – Арча башлыгы Илшат Нуриев та, Әлмәттәге коллегасы кебек, «ВКонтакте»да бик актив булып чыкты. Аны 9 меңнән артык кеше карый. Урнаштырган хәбәрләренә фикер белдерүчеләр дә күп. Үзе дә алар белән элемтәдә. Күпчелек яңалыклар – татар телендә. Тукай ватаны бит!

Әтнә районын җитәкләгән Габделәхәт Хәкимовка да активлык җитми әле. 124 дустына аның сәхифәсендә бик күңелсездер.

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров 2045 кешелек сәхифәсендә нигездә кая баруы, нинди объект ачуы, кем белән очрашуы турында бәян итә. Аны караучылар саны сәхифәсендәге кешеләр санына тәңгәл килеп тора үзе. Үлем-китем, ил-көн хәбәрләренә бәйле язмаларына күз салучылар артыграк булырга мөмкин.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин 3055 кешелек сәхифәсен нигездә татарча алып бара. Халык сорауларына да җавап бирә, «лайк»лар да куеп утыра. Аның «бит»ендәге халык та бик актив.

Бөгелмә җитәкчесе Линар Закиров ниләр эшләп йөрүләрен видеолар аша күрсәтергә ярата икән. 400ләп язылучысын рәсми хәбәрләр белән «куандырып» тора ул.

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов та язылучыларының күплеге белән мактана алмас (243 кеше). Атна дәвамында нишләгәнен, кем белән очрашканын бәян итеп торган башлык, атна азагында нәтиҗә дә ясарга онытмый. Буа районы ничек яшәгән икән бу атнаны дип баш ватасы юк, шул атналык инфографикага күз салу да җитә. Башка җитәкчеләрдән аерылып торган ягы бар икән ичмаса!

Югары Ослан районы җитәкчесе Марат Зыятдинов 3455 кеше белән дус. Хәерле иртә теләп, көнен башлый башлык. Табигать сурәтләренә аеруча мөкиббән булуын аңларга мөмкин сәхифәсенә керсәң. Халык аралашуы гына җитми.

Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов сәхифәсен нибары 73 кеше күзәтә. Кызыгырлык мәгълүмат та юк шул: рәсми чаралардан сурәтләр, «алдым-бардым», «киттем-кайттым» ише яңалыклардан кызык эзләп булмыйдыр.

Чүпрәле башлыгы Марат Гафаров 7 меңләп кеше белән дус. Чын татар җанлы кеше икән: ат кочаклап басып торган фотосурәтен төп фото итеп куйган! Видеолар кертә, табигатьне үз итә булса кирәк. Ара-тирә татар телле клавиатурасы гына юкка чыгып ала менә. Районның оста куллы кешеләрен, спорт сөючеләрне дә Марат әфәнде «бит»еннән күреп була.

Рәсмирәк, әмма халык авазы ишетелеп торган, «хәерле иртә»ле һәм «хәерле кич»ле, концертлардан өзекләр булган, кыскасы, җанлы сәхифәләрне Чистай башлыгы Дмитрий Ивановта (7118), Ютазы җитәкчесе Аяз Шәфигуллинда (3774), Тукай районы башлыгы Фаил Камаевта (654), Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллинда (4248), Мамадыш җитәкчесе Анатолий Ивановта (3195), Мөслим башлыгы Альберт Хуҗинда (826), Тәтеш җитәкчесе Рәмис Сафиулловта (86), Чирмешән җитәкчесе Рамил Айбәтовта (3836), Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевта, Лениногорск районын җитәкләгән Рәгать Хөсәеновта (7407) очратырга мөмкин. Соңгысында табигать күренешләре аеруча өстенлек итә. Башлыкларыбызның кайсылары шәп фотограф та икән! Ә менә Саба районы җитәкчесе Рәис Миңнеханов (80) социаль челтәрләр белән әллә ни дус түгел бугай. Сәхифәсендә район газетасында чыккан хәбәрләр өстенлек итә, халык аралашуы юк. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның соңгы хәбәре 15 февральдә урнаштырылган.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов та (88) актив түгел. Балык Бистәсен җитәкләгән Радик Ислямов (334), Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да (764) аккаунтларын коры гына алып баралар. Теләче җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповка (320), Кама Тамагы башлыгы Наил Вазыйховка (1064), Спас башлыгы Фәргать Мөхәммәтовка да әле тырышасы бар. Рәсмилектән котылу Лаеш башлыгы Илдус Зариповка да (180), Алабуга башлыгы Рөстәм Нуриевка да (2224) комачау итмәс. Рәсми яңалыклардан өземтә һәм тәбрикләмәләр кертеп кенә халык күңеленә якынаеп булмый бит ул, хөрмәтлеләребез!

Яңа Чишмә районын җитәкләгән Вячеслав Козлов әнә сәхифәсендәге дусларына үзе дә җавап биреп утыра. Аны 2751 кеше күзәтә. Башлык эшчәнлеген видеолар аша күрсәтергә ярата. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев та (694) шул юлдан атлый. Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов (122) язмаларын ике телдә урнаштырып баруы белән җәлеп итте. Ике дәүләт телен дә тигез итеп алып баруы, әлбәттә, «лайк»ка лаеклы итә аны!

«Бардым», «очраштым», «күрдем» рәвешендәге «бит»не Кукмара башлыгы Сергей Димитриев алып бара. 447 дусты бар, «лайк» һәм караулары шактый.

«Смайлик»лы «бит»не Зәй башлыгы Рәзиф Кәримов алып бара. Дуслары 2 меңнән күбрәк. «Смайл» булса да, рәсми инде, нишләтәсең.

P.S. Урталыкны саклап калган, халкы өчен чынлап та кызыклы мәгълүмат белән бүлешеп барганнары бик аз. Күзәтүебезгә үпкәләмәсен иде җитәкчеләр. «Лайк»ка лаек булуыгызны эшегез, көндәлектә халыкка мөнәсәбәтегез белән бик яхшы күрсәтүегездә шик юк. Тик шуларны социаль челтәрләргә дә элеп куярга була инде. Халыкка бит күп кирәкми дә.

Чулпан Гарифуллина әзерләде


Фикер өстәү