Самолетлар һәр чәршәмбе саен очачак.
3 майда Казаннан Таулы Алтайга турыдан-туры һава юлы ачыла. Рейсларны “ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе башкарачак. Бу хакта авиакомпаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Самолетлар һәр чәршәмбе саен очачак. Очкыч Казаннан 05:35 сәгатьтә юлга кузгалып, Таулы Алтайга 12:45 сәгатьтә барып җитәчәк. Таулы Алтайдан 13:45 сәгатьтә китеп, Татарстан башкаласына 13:05 сәгатьтә киләчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очыш озынлыгы – 3 сәгатьтән артыграк.
Маршрутка Канадада җитештерелгән Bombardier CRJ-200 очыкычлары җәлеп ителгән. Салондагы урыннар 50 пассажирга исәпләнгән.