Казанда электр поездларының расписаниесе үзгәрә

1 гыйнвардан Казан-Ульяновск һәм Казан-Борындык шәһәр яны электр поездларының хәрәкәт расписаниесе үзгәрә. Бу хакта “Содружество” компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, 6751/6753 нче Казан-Ульяновск поезды сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. Ул 14:19 сәгатьтә юлга кузгалып, җирле вакыт белән 19:56 сәгатьтә Ульяновскига барып җитәчәк. Ульяновскидан Казанга исә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. Юлга 7:57 сәгатьтә кузгалып, Татарстан башкаласына 11:30 сәгатьтә киләчәк.
Казаннан Борындыкка йөрүче 6749 нчы электричка дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 14:19 сәгатьтә юлга кузгалып, 17:32 сәгатьтә барып җитәчәк. Ә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 6750 нче Борындык-Казан поездына утырып булачак. Борындык станциясеннән ул 8:13 сәгатьтә китеп, 11:30 сәгатьтә Казанда булачак.


Фикер өстәү