Казаннан Түбән Новгородка тәүге электр поезды китте

Бүген иртән “Казан-1” тимер юлы вокзалыннан Казаннан Түбән Новгородка тәүге электр поезды юл тотты. Яңа электричка җибәрү тантанасында транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Аның әйтүенчә, электр поезды өч төбәктә яшәүчеләргә актив төстә аралашу, шәхси, эшлекле сәфәрләр кылу, экскурсияләргә бару мөмкинлеге бирәчәк. Министр, поездны юлга яхшылап әзерләгәннәре өчен тимер юлчыларга рәхмәт белдереп, аларны һөнәри бәйрәмнәре – Тимер юлчылар көне белән котлады.
Казан – Түбән Новгород поезды 4 вагоннан тора. Барлыгы 400 урынга исәпләнгән. Казаннан тәүге рейска 140лап кеше утырды. Поезд безнең шәһәрдән һәр көн саен 05:10 сәгатьтә кузгалып, Түбән Новгородка көндезге уникенче яртыда барып җитәчәк. Тегеннән исә 16:00 сәгатьтә юлга чыгып, 22:28 сәгатьтә Татарстан башкаласында булачак. Электричкада бару вакыты 6 сәгать 20 минут тәшкил итә.


Фикер өстәү