Татарстан беренчел һәм икенчел торак сату буенча беренче урынга чыккан

Алучысы булганда, сатучысы табыла. Беренчел һәм икенчел торак базарында төзелгән килешүләр саны буенча республика Идел буе төбәкләре арасында беренче урынга чыккан.

Татарстанның Росреестр идарәсе мәгълүматларына караганда, быелның беренче яртысында республикада 10812 өлешләп төзүдә катнашу килешүе төзелгән. Идарә башлыгы Азат Җәббаров сүзләренә караганда, Росреестрга килеп ирешкән документларның 70 проценттан артыгы электрон рәвештә тапшырылган. «Болай итү  милекне тиз арада, 1–2 көн эчендә теркәргә мөмкинлек бирә», – ди ул.

Ел башыннан бирле республиканың икенчел торак базарында 52 мең сату-алу килешүе төзелгән. Бу – Идел буе төбәкләре арасында иң зур күрсәткеч. Республиканың икенчел торак базарындагы милекнең 77 проценты кредитка алына. Беренчел торак базарында исә бу күрсәткеч 52 процентны тәшкил итә. Татарстан ташламалы ипотека һәм авыл ипотекасыннан файдалану күрсәткече буенча да Идел буе төбәкләре арасында беренче өчлеккә керә. Ел башыннан бирле республикада ташламалы ипотека программасы буенча барлыгы – 17181, авыл ипотекасы буенча 2126 килешү төзелгән.

Татарстан Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика – кулланышка тапшырылган торак күләме буенча да алдынгылар рәтендә. Елның беренче яртысында Татарстанда гомуми мәйданы 2 миллион квадрат метрга җиткән күпфатирлы һәм шәхси торак йорт кулланышка кертелгән. Август башына Татарстанда 10 мең шәхси йорт төзеп тапшырылган.

Сүз уңаеннан, быел 1 марттан өлешләп түләү турында федераль законга үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә хәзер өлешләп түләү юлы белән фатир гына түгел, шәхси йорт та алып була.


Фикер өстәү