Казаннан Грузиягә туры рейслар ачыла

“Red Wings” авиакомпаниясе самолетлары Казаннан Тбилиси һәм Кутаисига оча башлаячак. Авиакомпания сайтында билетлар сатып алу мөмкинлеге ачылган да инде, дип яза “KazanFirst”.

Казан – Тбилиси рейслары 13 ноябрьдән, сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла. Эш көнендә самолет 14:40 сәгатьтә очып китсә, 18:45 сәгатьтә Тбилисига төшеп утыра. Ял көнендә 4:25 сәгатьтә юлга кузгалып, 8:40 сәгатьтә Грузиягә барып җитәргә тиеш.

Казан – Кутаиси рейслары исә 3 декабрьдән ачыла. Самолетлар бу шәһәргә сишәмбе көннәрендә очачак. Татарстан башкаласыннан 14:40 сәгатьтә очып китәчәк һәм 18:45 сәгатьтә төшеп утырачак. Шулай ук ял көннәрендә дә очышлар булачак (4:25 сәгатьтә юлга кузгалып, 8:40 сәгатьтә барып җитәчәк). Юл вакыты – 3 сәгать тә 5 минут.
Грузиягә “SSJ 100” самолетлары очачак.


Фикер өстәү