Ноябрьдә Казаннан Мисыр курортларына туры рейслар ачыла

S7 авиакомпаниясе ноябрьдә Казаннан Мисыр курортларына даими туры рейслар ача.

Авиакомпания сайтында хәбәр ителгәнчә, 5 ноябрьдән башлап, самолетлар Татарстан башкаласыннан Хургадага атнага бер тапкыр – җомга көнне очачак. Мисырдан да рейслар җомга көнне башкарылачак.
Шулай ук Казаннан Шарм-әл-Шәйхка да атнасына бер тапкыр очу планлаштырыла. Бу курортка, 2 ноябрьдән башлап, сишәмбе көннәрендә юл тотып булачак. Шарм-әл-Шәйхтан да самолетлар шәһәребезгә һәр сишәмбедә очачак.

Исегезгә төшерәбез: 9 августтан Россия Мисыр курортларына даими рейсларны яңартып җибәрүгә рөхсәт бирде. Әлеге курортларга рейслар моннан 6 ел элегрәк – Россия самолеты Синай ярымутравы өстендә шартлаганнан соң тыелган иде. Моңа кадәр “Аэрофлот”, 1 октябрьдән башлап, Мәскәүдән көн саен даими рейслар ачарга ниятләве турында белдерде.

Мисырга керү өчен ПЦР-тестның тискәре нәтиҗә күрсәтүе (тест бирүгә күп дигәндә 72 сәгать узган булырга тиеш) яки тулысынча вакцинация узу турында сертификат (прививканың икенче дозасы ясатылганнан соң кимендә 14 көн узарга тиеш) сертификат күрсәтү кирәк. Шунысы да бар: 2021 елның маеннан башлап, Мисырга килүче барлык туристлар (Шарм-әл-Шәйхка килүчеләреннән кала) $ 25 күләмендә виза өчен түли.


Фикер өстәү