Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына галәм өлкәсен үстерү буенча яңа илкүләм проект эшләргә кушкан. Бу хакта ул Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә “Энергия” ракета-космик корпорациясе мәйданчыгында узган киңәшмәдә белдергән.
“Хөкүмәттән 2024 елның 1 июленә кадәр тиешле илкүләм проектны эшләп раслауны, аны илебезнең заманча галәм сервисларын, технологияләре һәм продуктларын булдыруга юнәлтүне сорыйм”. – дигән дәүләт башлыгы.
Владимир Путин әйтүенчә, илкүләм проект яңа секторны булдыру буенча уртак тырышлыкның нәтиҗәсен көчәйтү, дәүләтнең һәм шәхси бизнесның, фәнни, инженерлык мәктәпләренең тиңдәшсез мөмкинлекләрен туплауга ярдәм итәчәк.