Коронавирусны ачыклау һәм аннан дәвалану буенча үзгәрешләр керткәннәр

Элекке алымнар искергән дип табылган.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны кисәтү, ачыклау һәм аннан дәвалану буенча рекомендацияләрне яңарткан. Ведомство сайтында бу җәһәттән тиешле документ урнаштырылып, барык медицина оешмаларына җибәрелгән дә инде.

Министрлыкның яңа документында дарулар, яман шеш, бөер, кан авырулы, психик авырулы кешеләргә ярдәм итү алымнары берникадәр үзгәртелгән. Шулай ук чир таралуны кисәтү чараларыннан торучы документлар исемлеге яңартылган.

Иң элек прививка ясатырга тиешле авырулар төркемнәренә ачыклык кертелгән. Болар:
* ВИЧ-инфекцияле кешеләр;
* иммунитетны төшерердәй дару эчүчеләр;
* сөяк мие яки башка органны күчереп утырту буенча операция кичерүчеләр;
* симерүдән, йөрәк, үпкә, бавыр авыруларыннан, шулай ук шикәр чиреннән интегүчеләр.
Шул ук вакытта хәзер коронавирусның сезонлы чиргә әйләнүе билгеләп үтелгән.


Фикер өстәү