Синоптиклар буран һәм бозлавык турында кисәтә

Бүген Татарстанда алмашынучан  болытлы һава, көндез көнбатыш районнарда кар явуы һәм  буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көньяк-көнчыгыштан җил искән җилнең тизлеге 10-14 метр секундка кадәр җитәчәк. Температура -2дән +2 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Юлларда урыны белән бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.


Фикер өстәү