Владимир Путин Россиянең яңа Климат доктринасын раслаган

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең яңа Климат доктринасын раслады. Документ Кремль сайтында урын алган.

«Әлеге доктрина климат һәм аның нәтиҗәләре белән бәйле мәсьәләләр буенча РФ бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда максатлар, төп принциплар, бурычлар һәм механизмнарга карашлар системасыннан гыйбарәт», — диелә текстта.

Документ буенча, илнең климат сәясәтенең төп максаты – 2060 елдан да соңга калмыйча углерод нейтральлегенә ирешү.

Доктринаның төп принциплары арасында климат үзгәрешенә карата РФ мәнфәгатьләренең глобаль характерын һәм аның нәтиҗәләренең социаль-икътисади үсешкә йогынтысын, климат сәясәтен булдыру һәм гамәлгә ашыруда илкүләм мәнфәгатьләр өстенлеген, аның ачыклыгын, климат өлкәсендәге чараларның технологик нейтральлеген һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.


Фикер өстәү