Казаннан Анапа, Геленджик һәм Симферопольгә авиарейслар ачыла

Быел майда Казаннан Анапа, Геленджик һәм Симферопольга авиарейслар ачыла.

Анапага самолетлар 31 майдан сишәмбе һәм шимбә көннәрендә, Геленджикка 29 майдан чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә, Симферопольгә 31 майдан сишәмбе һәм җомга көннәрендә оча башлаячак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Анапа һәм Геленджикка рейслар 100 пассажир сыйдырышлы яңа SSJ100 Россия самолетларында, Симферопольга 220 урынлы Airbus 321 самолетларында башкарылачак.

Кара диңгез курортларына рейслар Red Wings авиакомпаниясенең маршрут челтәрен тулыландырачак, ул хәзер Казаннан Екатеринбург, Омск, Саратов һәм Чиләбегә даими юнәлешләрне үз эченә ала, ә 3 марттан Яңа Уренгойга рейслар ачыла, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

Бу җәйдә авиакомпания шулай ук Чаллы һәм Түбән Камадан Россиянең Кара диңгез курортларының барысына рейслар ача. Май ахырында Red Wings Бегишево аэропортыннан Анапа, Геленджик, Симферополь һәм Сочига рейслар башлый.


Фикер өстәү