Путин россиялеләрнең керемнәрен арттырырга кушты

 Владимир Путин гражданнарның реаль керемнәрен 2,5 проценттан да ким булмаган күләмдә арттырырга кирәклеген әйтте. 

«Агымдагы елда гражданнарның реаль керемнәре кимендә 2,5 процентка артырга тиеш. Хөкүмәт алдына шундый ориентирлар куелган инде. Бу бурычны һичшиксез хәл итәргә кирәк», — диде Путин.

Аның сүзләренә караганда, гражданнарның керемнәрен арттыру илнең икътисади үсешенә нигезләнергә тиеш. «Бу социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен төп шарт», — диде ул. Моннан тыш, икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә президент илдә инфляцияне киметү буенча нәтиҗәле чаралар күрергә чакырды.


Фикер өстәү