«Милләт, авыл, татар язмышы атлардан аерылгысыз ул»

«Татар» сүзенең тамырында ук «ат» сүзе бар. Ә тамырлардан, тарихтан баш тартырга ярамый ул. Болай да бит гореф-гадәт дигәннәрен тарих тузанында югалтырга күп сорамыйбыз. Ни өчен татар – атлы, ә ат татарлы булырга тиеш? Борынгыдан килгән ат тоту шөгылен кире кайтару мөмкин һәм кирәкме?

Кайтарырга, сакларга, югалтмаска!

«Хөрмәтлеләрем». Фәрит Нәбиуллин атларына шулай дип дәшә. Хөрмәткә ни өчен лаек булганнарын да аңлата. Анысы турында соңрак әйтә әле ул. Иң элек – хыялланудан башлыйк.

Гомумән, Лениногорск районында яшәүче бу кеше турында республикада ишетмәгән кеше бармы икән ул? Чын атсөяр, чын ватанпәрвәр. Кыска хәтерне яңартыр өчен искәртик: Фәрит Нәбиуллинны нәселле татар атлары токымын торгызучы, кышын 400 аттан «Алга» сүзен ясап тездерүче дә, милләт дип янып йөрүче, тарих белән кызыксынучы дип белерсез. Ә милләт, авыл, татар язмышының атлардан аерылгысыз булуын яхшы аңлый ул.

– Хыялдан башланган эшем бу минем, – ди хәзерге вакытта 500ләп нәселле ат тоткан әңгәмәдәшебез. – 2010 елда тотынган идем, шул ук елны Башкортстан, Чиләбедән беренче атларны алып кайттым, ике елдан аларның санын 70кә җиткердем. Авылда үскән бала бит мин. Ул чакта атсыз авылны күз алдына китерү мөмкинме? Бабам да ат тоткан, мине өч яшемдә атка ул утыртты да инде. Атка мәхәббәт минем белән бергә тугандыр, дим. Ул минем балаларыма да күчте.

Кайтарырга, сакларга, югалтмаска! Халыкның татар атлары каршындагы төп бурычы хәзер шул дип саный Фәрит Нәбиуллин. Аныңча, ат тоту, үрчетү культурасы халыкта беркайчан да бетмәгән. Кайтара башладылар бит инде, хәзер күбрәк таратырга, дөньяга танытырга вакыт.

– Учак белән чагыштырып кара. Пыскып торса, чыбык ташлыйсың да, янып китә ул. Менә безнең татар аты дигән токымны кайтару да учакка утын өстәү булды, – ди атлар хуҗасы.

«Ат тоту – чыгымлы» дигән сүзләрне дә кире кага Фәрит Нәбиуллин.

– Табигать елдан-ел үзгәрә. Күпме фермер сыерларын сатты. Ни өчен? Азык җитми бит! Безнең көньяк-көнчыгыш районнарда таулар, әзме-күпме үлән үсә, кабыклар да бар. Аны сыер ашый алмый, билгеле. Безнең атлар исә табигатькә шулкадәр яраклашкан! Алар көне-төне тау битендә. Теләсә нинди табигать шартларына чыдам, азыкка талымсыз татар атлары. Бу мөмкинлекне аларны үрчетү өчен файдаланырга кирәк. Сыердан кеше бизеп бара, асрарга авыр, файдасы юк. Без атларны ике ай гына – февральдән апрель уртасына кадәр генә ашатабыз бит! Сыерны елына ничә ай ашатасың? Май уртасыннан октябрь уртасына кадәр ашый ул. Ә ат – ике ай. Аерма бармы? – дип аңлата эшмәкәр.

Атның даны – егет кулында, ди халык та. Әмма салаларда ат җигә, иярли алган егетләр бармак белән санарлык булса да калдымы икән соң?

– Гомумән, юк алар, – дип борчыла Фәрит Нәбиуллин да. – Авылларда ат та табып булмый хәзер. Без моны үзгәртергә тиеш, ат тотуның мөһимлеген үз халкыбызга җиткерергә тиешбез. Атыбызны күтәргәч, халкыбызны да күтәрәбез дигән сүз бит! Миннән: «Татарның аты булганмыни?» – дип көлгәннәр иде баштарак. Бернигә дә карамадым. Үз эшемне эшләдем, алга бардым. Менә бит: атларыбыз да булды, дәвамчым да бар – улым атлар турында миннән күбрәк тә белә. Нәселле татар атлары токымы торгызылды. Татар халкы үз атын кайтарды. Ат милләтебезне һәм авылларыбызны саклап калучы корал була ала, бу 100 процент шулай. Ни өчен? Менә «Аударыш», борынгы «Бәйге» уеннарын яңарттык. Аны һәр Сабан туенда үткәрергә кирәк! Чемпионатлар булырга тиеш. Атлар белән походларга йөрергә, әйтик, Казаннан кузгалып, Болгарга кадәр барырга кирәк. Бу хакта күп әйттем инде, колагына элүче күренми. Ниндидер курку бармы? Үз-үзеңә ышаныч юкмы? Авылны агрохолдинглар гына түгел, милли традицияләр дә саклый. Ярышлар, ат чабышлары булсын. Башка төр атларны танытырга кирәкми. Үзебезнеке бар! Авыл кешесе өчен ат – чын ярдәмче. «Хөрмәтлеләрем» – мин атларыма шулай дип дәшәм. Алар хөрмәткә лаек та! Алар табигатькә яраклашкан, аның белән бербөтен. Без ул – атларга хыянәт итүчеләр. Атлар күзлегеннән караганда, сатылган халык. Ат – безнең дус. Ул безгә хыянәт итмәячәк, сатмаячак. Хәзер инде шундый заманда яшибез: кеше кешене күралмый. Ат андый түгел!

Фәрит Нәбиуллинның атлар белән берлектә чынга ашырасы матур хыяллары да бар икән әле.

– 21 майда Оренбургның Татар Каргалысыннан Биләргә, Биләрдән Болгарга барырга җыенабыз. Татар атлары, дөяләр белән изге җиребезгә керәчәкбез. Бик матур күренеш булырга тиеш ул. Борынгы матур киемнәр киеп, гаскәриләр кебек! Хыялланып, зур планнар корып, бәләкәй авылларда да яшәп була. Зур шәһәрдә:   «Ник яшим икән?» – дип тормыш итәргә дә була, – ди ул.

«Атлы җирдә авыл бетмәс»

– Ата-бабаларыбыз атсыз яши алмаган. Ат – ярдәмче, ашатучы, хезмәттәш тә, дус та булган. Яңа гасырга атлавыбыз атка карата мөнәсәбәтне үзгәртте. Хәзер кайсы гына авылга кермә, ат табуы икеле, аны техника алмаштыра, – ди Башкортстандагы Туймазы районының Төмәнәк авылыннан Фәнир Галимов. Баксаң, күпләп атлар асрармын, дип хыялланган кеше дә булмаган ул. Колхоз таралгач, андагы 20 атны сатып алган, баш санын берничә йөзгә арттырган инде хәзер. Нәселле булгач, төрле төбәкләрдән сатып алырга дип киләләр икән. Биш еллап кымыз ясау белән шөгыльләнәләр. Малкайлар арасында йөк атлары да, татар атлары да бар.

– Йөк атлары акрын, юаш. Татар атлары, татарның үзе күк, горур. Аларда да безнең кан агадыр, дим. Чабышкы атлар асрыйлар, хобби буларак кына булса да ат тоталар икән, бу начар түгел. Атлы җирдә авыл бетмәячәк, – ди Фәнир Галимов.

Борчыган мәсьәлә

Арчаның Яңасала авылыннан Айрат Сафин татар атларын тотмый. Аның хуҗалыгында чиста токымлы 10лап чабышкы ат асрыйлар. Аның сүзләренчә, халыкның атка мәхәббәтен кайтару өчен аерым бер ат төрен үрчетү, күрсәтү генә җитми. Сүз уңаеннан, атка ит буларак кына караган кеше – атчы түгел дип саный әңгәмәдәш.

– Мине менә ни борчый: килер бер көн, Сабантуйларда ат чабышлары булмас. Мондый чараны мин бәйрәмгә саный да алмыйм. Күп авылларда ат чабышлары юк та… Хәзер авыл малайлары ат җигү, тугару, су эчертергә алып төшү, атка атлану, бәрәңге утырту кебек нәрсәләрне бөтенләй белми, – дип кайгыра Айрат Сафин. – Чабышлар өчен 20 еллап ат үстерәбез. Нәтиҗәләребез дә бар. Үз улларым атта чапты, хәзер әйбәт итеп әзерлиләр, киләчәктә оныкларым да, бәлки, җайдак булыр.

Татарстандагы атчыларның җан авазын да җиткерде әңгәмәдәшебез.

– Республикада искиткеч инфраструктуралы ипподромыбыз бар. Шунысы кызганыч: анда безнең ише гади атчыларга урын юк. Ягъни безнең кесәбез күтәрә торган түгел. Чабыш аты спортчы кебек инде ул. Аңа да күнекмәләр кирәк. Кышын без аларны басуларда чаптырырга мәҗбүр. Россиянең җылырак төбәкләреннән килгән атлар белән ярышу безнекеләргә авыррак бирелә. Алар бит соңгы ике айда гына юньләп шөгыльләнә ала. Бу зарыбызны ишетсеннәр иде, – ди ул. – Ярышлардагы приз фонды да әллә ни түгел инде. Авылдан килгән атларга күп түгел ул. Авыл баласының тәгәрмәченә таяк тыгу кебек бу… Шунысы да бар: миңа еш кына район, хуҗалык җитәкчеләре аларның җирлеге исеменнән чапсын дип ярышта катнашу өчен ат сорап мөрәҗәгать итәләр. Ник алар мондый хәлгә килеп җитә соң? Үзләрендә мөмкинлек тудырып булмыймы? Бу җәһәттән Балтач районы яхшы шөгыльләнә. Һәр районда ат спорты мәктәпләре булсын иде дип телим. Ат сөйгән, ат янында йөргәннәрнең күңелендә әшәкелеккә урын калмый. «Ат җене кагылган», – диләр. Булсын, башкасы – начар гадәтләр җене кагылмаган бит.

Татар аты асрап кына татарны кире атка кайтару мөмкин түгел дигән фикердә Айрат Сафин. «Булсын ул, әмма әйтүемчә, бу гына җитми. Атның исемендә түгел эш, бу малның һәр районда, хуҗалыкта булуында», – ди ул.

Бу – кызык!

Татар атларын торгызу турында Казанның меңьеллыгыннан соң уйлана башлыйлар. Охшаш токымнарны эзләү эше Татарстан, Башкортстан авылларында, Казахстан, Алтай, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләрендә бара. 2019 елның февралендә татар атлары токым буларак рәсми рәвештә теркәлде.

Дөньяда атларның 430лап токымы исәпләнә.

Татар аты – ул…

400–450 кг тере авырлыкта;

биек түгел, 135 – 140 см;

куе-тыгыз йонлы;

7–8 сәгать эчендә 100 чакрым (аннан да күбрәк!) юлны бертуктаусыз уза ала

түзем, көчле.

Чулпан Гарифуллина

Фотолар Фәрит Нәбиуллинның шәхси архивыннан алынды

 


Фикер өстәү