Әсгать Сәфәров Алексеевск районында халыкның керемнәрен арттырырга кушты

2022 ел нәтиҗәләре буенча Алексеевск районында халыкның реаль керемнәре Татарстан буенча уртача хезмәт хакыннан күпкә түбәнрәк булып чыкты. Бу күрсәткеч буенча муниципалитет республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән калыша диярлек . Район Советы утырышында әлеге хәлне аерым контрольгә алу зарурлыгы турында Татарстан Рәис Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белдерде.

«Мәгълүматларга караганда, Татарстанның Алексеевск районында 2022 ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 46 мең сумнан артып киткән. Бу-республикада 17 нче урын. Ләкин бездә аналитика бар, күп санлы гражданнарның керемнәре шактый түбән булып кала. Әйтик, агросәнәгать өлкәсендә уртача түләү дәрәҗәсе якынча 31,5 мең сум тәшкил иткән. Бу төбәк буенча иң түбән күрсәткечләрнең берсе», — диде Сәфәров.

Аның сүзләренчә, ТР Алексеевск районында фәкыйрьлек дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 1,7 тапкыр артып китә. «Район җитәкчелегенә предприятиеләр һәм бизнес-җәмәгатьчелек белән берлектә халыкның реаль керемнәрен арттыруга юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексын гамәлгә ашырырга кирәк», – дип йөкләмә бирде Татарстан Раис администрациясе башлыгы.

2022 елгы эш нәтиҗәләре турында муниципалитет башлыгы Сергей Демидов хисап тотты. Ул хисап чорында мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирелүен әйтте. Районда хәрбиләр өчен 13 млн сумлык ярдәм җыелган.

Сәфәров күтәргән темага килгәндә, Демидов бу юнәлештә җитди җитешсезлекләр барлыгын таныды һәм 2023 елда районда халыкның реаль керемнәре мәсьәләсен мөһимнәрдән икәнлеген белдерде.

«Татарстан буенча уртача хезмәт хакыннан без 10% ка артта калабыз, ә сәүдә һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә без хәтта уртача район күрсәткечләреннән дә шактый калышабыз. Без бу өлкәдә бик аз эшлибез. Бу хәлне төзәтү быел өстенлекле юнәлеш булачак», — дип ышандырган район башлыгы.

Докладчы шулай ук су челтәрләренең тузу проблемасы турында да сөйләде. Район халкының сүзләренә караганда, коммуникацияләрнең күбесе инде искергән, ә гамәлдәге яңарту программасы барлык торбаларны ремонтлау өчен җитми.

Җавап итеп, ТР Рәис Администрациясе җитәкчесе яңа программаның эшләнгәнлеген, әмма аны тормышка ашыру белән бераз көтәргә туры киләчәген әйтте.


Фикер өстәү