Атна ахырында һәм киләсе атнада һава торышында нинди булачагын әйттеләр

Бүген Татарстанның көнчыгыш районнарында салмак кына кар ява. Һава температурасы -3…-7 градус. Кичен кайбер районнарда томан көтелә.

Иртәгә – 10 февральдә республикага антициклон киләчәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -2…-7 градус, төнлә -6…-11, урыны белән -14 градуска кадәр төшәчәк.

Шимбә – 11 февраль көнне урыны белән аз гына кар булыр дип көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -3…-8 градус, төнлә -8…-13 градус күрсәтәчәк.
Якшәмбе – 12 февральдә көндез аз гына кар-буран булачак. Көндез -8, төнлә -8…-13 градус салкын.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында –13-14 февральдә кар-буран булырга мөмкин. Һава температурасы үзгәрмәячәк: көндез -3…-8, төнлә -8…-13 градус чикләрендә тирбәләчәк.


Фикер өстәү