Гыйнвар ахырында һава торышының ничек булачагы турында сөйләгәннәр

Татарстанда гыйнварның соңгы декадасында һава торышы тотрыксыз булачак. Антициклонны чираттагы циклон алыштырып, җылытачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Якын араларда һава температурасы һәм атмосфера басымы “уйнаячак”, буран булырга мөмкин. Соңгы тәүлектә Казанда атмосфера басымы кинәт күтәрелде – асылда 20 миллиметрга, бик күп бу. Гыйнварның соңгы декадасында шәһәрдә һава температурасы нормага якын булачак”, – дигән ул.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, сишәмбе – 23 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Иртән һәм төнлә урыны белән томан төшәчәк. Көндез -11…-16 градус, төнге сәгатьләрдә һәм иртән -19…-24, урыны белән -28 градуска кадәр.

Чәршәмбе – 24 гыйнварда да аязучан болытлы һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -8…-13 градус күрсәтәчәк. Төнлә һәм иртән -13…-18 градус, урыны белән -22 градуска кадәр. Юлларда – бозлавык. Пәнҗешәмбе – 25 гыйнварда да – аязучан болытлы һава. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -6..-11 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә һәм иртән -9…-14 градус тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән аз гына кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.


Фикер өстәү