Фәрит Мөхәммәтшин: «Бер-береңнән өйрәнергә беркайчан да соң түгел!»

Бер-береңнән өйрәнергә беркайчан да соң түгел! Минск өлкәсенең депутатлар Советы делегациясе белән очрашуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай диде. Узган ел Татарстан һәм Минск өлкәсе закон чыгаручылары хезмәттәшлек турында килешү имзалаган иде. 

–  Безнең өчен Татарстан һәм Минск арасында үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бик кадерле. Икътисад, мәдәни тормышта уртак якларыбыз күп. Татарстан һәм Белоруссия икътисады тыгыз бәйләнгән. Бу – нефть химиясе, машина, трактор төзелеше дә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү дә. Татарстан сәнәгате соңгы елларда зур үсеш кичерде. Моңа шул исәптән сезнең ярдәмегез, сәнәгатьчеләрегез һәм икътисадыгыз ярдәмендә ирешә алдык. Бүгенге шартларда икътисадый, мәдәни, рухи мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм ныгыту, авырлыкларга каршы тору өчен берләшү бик мөһим, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы хезмәттәшлекнең үсеш юнәлешләреннән берсе итеп ике якның да җитештерү предприятиеләрен атады.

– Авыл һәм җитештерү сәнәгате өчен техниканың 60 проценттан артыгын сездән алабыз. Безнең предприятиеләр дә Белоруссия өчен продукция җитештерә. Узган ел икътисад өчен гади булмады. Илдә, республикада җитештерү күләменең 17–20 процентка кимүе фаразланган иде. Әмма без сынатмадык. Элемтәбезнең ныклы һәм ышанычлы булуына тагын бер кат инандык. Бер-береңнән өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Шулай килеп чыккан проблемаларны чишү юлларын эзлибез, – диде ул.

Минск өлкәсенең депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая да парламентлар арасында имзаланган килешү ике як өчен дә ныклы нигез булачак, ди.

– Бу кыска вакытлы гына хезмәттәшлек түгел, без бик тыгыз һәм җитди эшләячәкбез. Татарстан һәм Белоруссия арасындагы элемтәләр елдан-ел ныгый гына бара. Төбәкләр арасында товар әйләнеше 24,9 процентка үсте.  Безгә сезнең икътисадта тотрыклылыкны тәэмин итү дә, төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны саклау тәҗрибәгез дә кызыклы, – диде Наталья Якубицкая. – Бүген безнең бурыч – үзара ярдәм, хезмәттәшлек. Безнең арада көндәшлек булырга тиеш түгел. Без бүген икътисадта инвестицияләр өстенлекле булуын аңлыйбыз. Безнең өчен инвесторларның ике төбәккә дә килүләре бик мөһим. Моның өчен булдыра алганча төрле шартлар тудырабыз. Сезнең белән килешү дәвамлы булыр дип ышанам.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү