Татарстанда 8 елдан артык алимент түләмәгән ананың алимент бурычы 1,6 миллион сумга җиткән

Балык Бистәсе районында балаларына 8 елдан артыграк алимент түләмәгән 46 яшьлек анага хөкем карары чыгарылган.

Ул 7 айга төзәтү эшләре башкаруга хөкем ителгән, хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калачаклар. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, бу хатын-кыз инде 2014 елның июлендә үк хезмәт хакының яисә башка кеременең ким дигәндә яртысын өч баласын карау өчен түләргә тиеш булган. Әмма алимент түләүдән качып йөргән. Административ җаваплылыкка тартудан да мәгънә булмаган. Узган елның декабренә алимент буенча бурычы 1,6 миллион сумга җиткән. Нәтиҗәдә җинаять эше кузгатылган. Судта ул үз гаебен таныган.


Фикер өстәү