Казанда алимент буенча бурычы 1 млн сумга җиткән ир-атны төзәтү эшләренә озатканнар

Казанда алимент буенча бурычы бер миллион сумга җиткән ир-атны төзәтү эшләренә озатканнар. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 45 яшьлек ир-ат 2016 елдан алып 2019 елга кадәр өч баланы тәрбияләгән өчен акча түләүдән качып йөргән һәм моңа кадәр шуның өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде.

Нәтиҗәдә, суд аны дүрт айга төзәтү эшләренә озату турында карар чыгарган.

"Татар-информ"

Фикер өстәү