Татарстанда бер ир алимент түләмәс өчен юләрләр йортына кереп яткан

Аның бурычы 450 мең сум тәшкил иткән.

Зәйдә бер ир алимент түләмәс өчен башын җүләргә салган. Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы баш идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, ата кеше улына 2019 елдан бирле бер тиен дә түләмичә килгән. Нәтиҗәдә гомуми бурычы 450 мең сумга җиткән.

Аны административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгына тартканнар. Хәйләкәр ир, җәза чарасыннан котылу өчен, 2 айга психоневрология диспансерына кереп яткан. Әмма экспертиза аның сәламәт булуын раслаган. Ирне 10 айга төзәтү эшләренә хөкем иткәннәр. Шундагы хезмәт хакыннан алимент тотып калыначак.

Сүз уңаеннан, быел Татарстан суд приставлары алимент буенча 659 миллион сум чамасы бурыч түләткән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 147 миллион сумга күбрәк бу.


Фикер өстәү