Йолдызнамә| 23 – 29 декабрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Атнаның беренче яртысы әллә ни уңай булмастыр. Ә менә икенче яртысы… Озын сүзнең кыскасы – бу чордагы үзгәрешләр тормышыгызны искитмәле дәрәҗәдә күркәмләндереп, баетып җибәрер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бердәнбер проблема – ул да булса көнкүрештә вак-төяк көйсезлек. Аның каравы, калган өлкәләрдә үзегезне бәхетледән бәхетле итеп сизәчәксез!

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Эш-мәшәкатьләрегезнең берникадәрен кемнәргәдер аударып калдырудан курыкмагыз. Яңа елга әйбәтләбрәк әзерләнегез. Сезнең өчен “аеруча”га әйләнергә тора ул.

Кысла (22.06 – 22.07) Соңгы вакытларда үзегезне шүрләткән бер вакыйга булып алыр. Тынычлыкта калсагыз, бернинди зыянсыз үтәр ул. Өстәвенә әле күңелегездә бик матур өмет чаткылары да уятыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Сөенегез: кара “полоса” бетәчәк! Эш качмас, ял-күңел ачуларга күбрәк игътибар итегез. Шул шәпкә мәңгелек дуска әйләнердәй яңа танышыгыз пәйда булачак.

Кыз (24.08 – 22.09) “Яна” торган барлык эш-гамәлләрегезне Яңа елга кадәр төгәлләячәгегезне сизеп, эчке канәгатьләнү хисе кичерерсез. Кайчандыр үзегезне юкка рәнҗеткән берәү, хатасын аңлап, гафу үтенер һәм… сезгә бик зур яхшылык эшләр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Көтелмәгән урыннан акча килеп керү искитмәле Яңа ел алды кәефенә китерер. Көнкүрештә нәрсәнеңдер сафтан чыгуы яңасын, тагын да әйбәтрәген алып кую белән төгәлләнер.

Чаян (24.10 – 22.11) Мөһим эшләрегезнең очына чыгарга тырышыгыз. Юкса алар бик зур кар йомарламын хәтерләтә башларга мөмкин. Туганнарыгыз арасыннан берсеннән сәеррәк яңалык ишетерсез.

Укчы (23.11 – 21.12) Күңелле мәшәкатьләр белән әвәрә килеп, шактый ук мөһим бер хәлне күрми калырга мөмкинсез. Тик хафаланасы юк: сезгә аны белдертәчәкләр. Ничек кенә әле!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Гаиләгездә юктан гына тавыш булып алыр. Менә шунда кинәт кенә акча мәсьәләсенең бик тә уңай хәл ителүе кәефне күтәрер, араларны җылытыр, якты өметләр уятыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кәгазь-каләмегезне әзер тотыгыз: шушы араларда башыгызга киләчәк бик шәп идеяләрне язып кую өчен. Юкса хәтернең сынатуы ихтимал.

Балык (20.02 – 20.03) Якыннарыгыз турында ачылып сөйләмәгез: гайбәтчеләр теленә керүегез бар. Яңа ел алдыннан кесәгезгә зур суммада акча коелу сөенече бөтен проблемаларыгызны оныттырыр.


Фикер өстәү