Февраль яңгырлар белән тәмамланачак

КФУ профессоры кышның соңгы көннәрендә җылы һава торышы сакланачак, дип сөйләде.

Февраль аеның ахыры җылы булачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте. Термометрлар нольне һәм аннан да югарырак градусны күрсәтәчәк.

Синоптиклар билгеләп үтүенчә, кышның соңгы ае өчен нормада 10 градус салкын дип исәпләнә. Тик быел климатик норма 8 градуска югарырак. Февральнең соңгы көннәрендә җылы булачак, җепшек кар һәм яңгыр көтелә.


Фикер өстәү