КФУ галиме: Татарстанда экстремаль эсселек урнашты, ләкин тиздән салкынайтачак

Татарстан атлантик циклонның җылы секторы йогынтысында калды. Өстәвенә, республикада хәзер температураны өстәмә күтәрә торган көньяк һава агымнары өстенлек итә, дип аңлатты КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев. Киләсе атна башында ул республикага салкын киләчәген вәгъдә итте, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

«Июль аенда уртача айлык температура якынча 20 градус булырга тиеш. Хәзер температура фоны климат нормасыннан биш градуска югарырак. Экстремаль эсселек тора», — дип хәбәр итте галим. Ул, өстәп, дүшәмбе көнне температураның кискен төшүе көтелүен әйтте.

Әйтик, Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, иртәгә Казанда +34 градус, 30 июльдә – температура бераз төшеп, термометр баганалары +31 градус билгесендә тукталачак. Ә июльнең соңгы көнендә температура +24 градуска кадәр төшәчәк.

Галим мондый аерманы республика аша салкын фронт узачагы белән аңлата, ул хәзер Мәскәү һәм Мәскәү тирәләренең һава торышын билгели. Шул ук вакытта атмосфера фронтының актив участогы үткән очракта, өермәле җил, яшен, боз булырга мөмкин.

Узган ел июль салкын һәм яңгырлы иде, август коры һәм бик эссе булды, һава температурасы климат нормасыннан 4 градуска югарырак булды.

Быел август башы җылы һәм хәтта эссе булыр дип көтелә. Мәсәлән, 1 августта температура +25 градус булачак, ә 2 августта һава +29 градуска кадәр, 3 августта +31 градуска кадәр җылыначак.

Гомумән алганда, август аенда һава торышы нинди һава массасының өстенлек итүенә бәйле: әгәр антициклон «җиңсә», коры эссе һава торышы урнашачак, ә циклон булса, безгә явым-төшем киләчәк һәм температура фонының түбәнәюен көтәргә кирәк, дип аңлатты Переведенцев.

Казанда яңгырлар аз, чөнки республика башкаласына килеп җиткәнче циклоннар көчсезләнә, дип өстәде ул. «Июнь аенда норма буенча 64 урынына 10 миллиметр гына явым-төшем булды. Бу корылык. 20 июльгә кадәр яңгырлар яумады диярлек. Якын көннәрдә явым-төшем булу ихтималы бик аз», — дип аңлатты галим.

 


Фикер өстәү