Мәскәүдә “Открытая культура” форумы узачак

2022 елның 22-24 апрелендә Мәскәүдә мәдәният өлкәсендә җитәкчеләр һәм белгечләр өчен ““Открытая культура” форумы узачак. Форумның темалары: аудитория җәлеп итү, мәдәният өлкәсендә трендлар, цифрлы дөнья, мәдәни волонтерлык. мәдәният өлкәсенең үсеш перспективалары һ.б.

“Четверг” фонды форумда катнашуга бәйге игълан итә. Анда җиңүчеләр форумның барлык чараларында бушлай катнашу мөмкинлегенә ия булачак, шулай ук аларга форум көннәрдә Мәскәүдә бушлай яшәү һәм туклану мөмкинлеге биреләчәк.

Программа белән танышу һәм бәйгедә катнашуга заявка бирү өчен сылтама: http://konkurs.chetverg-fond.ru/forum.
“Форум Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә үткәрелә. “ОТКРЫТАЯ КУЛЬТУРА” форумы иң элек мәдәният өлкәсендәге профессионаллар – белгеч буларак, үсәргә һәм коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга теләүчеләр өчен уздырыла. “Безнең өчен профессиональ элемтәләрне киңәйтү, белгечләргә Россиянең барлык төбәкләреннән килгән коллегаларыннан үз проектларын гадел, компетентлы бәяләү мөмкинлеге тудыру өчен бердәм киңлек булдыру мөһим,” – ди “Четверг” фонды директоры Дарья Дмитриева.

Форум кураторының элемтәгә керү өчен телефоны: +7 (919) 767-91-11.


Фикер өстәү