18 февраль тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Киев вокзалы

104 ел элек (1918) Мәскәүдә Брянск вокзалы бинасы ачыла (1934 елдан ул Киев вокзалы дип атала башлый). Вокзалның беренче бинасы 1899 елда төзелә. Ул бер катлы, гади генә бер бина була. 1912 елда яңасын төзү турында карар кабул ителә. Төзелеш 1914 елдан алып 1918 гә кадәр дүрт ел буена бара. Неоклассицизм стилендә төзелгән бу вокзал Европада иң зурысы була.

Плутон планетасы

92 ел элек (1930) Плутон планетасы ачыла. Аның барлыгын 1840 елда француз математигы Урбен Леверье һава механикасы белән шөгыльләнгәндә әйтә. Әлеге планетаны беренче булып Америка астрономы Персивал Ловелл эзли башлый. Аның вафатыннан соң бу тема белән кызыксынмыйлар. 1920 нче елларда яшь галим-астроном Клайд Уильям Томбо бу планетага яңадан кайта. Ул аны бер елга якын эзли. Плутон исемен Оксфордтан 11 яшьлек мәктәп укучысы Венеция Берни тәкъдим итә. 1930 елның маенда Халыкара астрономия берлеге Плутонга планета статусы бирә. Әмма  вакыт үтү белән моның дөреслегендә шик туа. 2006 елда аны кечкенә планеталар исемлегенә кертәләр.

Һава почтасы

111 ел элек (1911) беренче тапкыр почтаны самолет белән җибәрәләр. Һиндстанда Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәсен үткәргәндә, очучы Анри Пети Аллахабадтан 13 чакрым ераклыктагы Нейнига 6,5 мең хат һәм 250 открытка китерә. Аларга «Беренче һава почтасы. Аллахабад  күргәзмәсе. 1911» дигән билге куела.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү