“Сәләт” лагере җәйге сменаларга гаризалар кабул итә башлады

“Сәләт” лагере җәйге сменаларга гаризалар кабул итә башлады. Аланнар Татарстан һәм Башкортстанда гына түгел, Кырым Республикасында да оештырылачак.

“Сәләтле җәй” үзәге җитәкчесе, “Сәләт” яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов әйтүенчә, быелгы “Сәләтле җәй” ял итү кампаниясе узган елдан аерылып торачак. Сменаларның профильләре, көннәре, катнашучылар саны төрле булачак. Ә менә оештыру сыйфаты, уку-укыту программасы, кадрлар әзерләү мәсьәләсе елдагыча кала. Май ахырыннан беренче аланнар эшли башлар дип көтелә.

“Сәләт”нең төп аланнарына юлламаларның бәясе 5-22 мең сум тора. Бәя профиль юнәлешенә һәм урынга бәйле. Лагерьда түләүсез ял итү мөмкинлеге дә бар. Бу хакта “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сөйләде.

– Алты түләүсез смена бар. Мәсәлән, халыкара уку-укыту “Биләр” форумы тулысынча дәүләт тарафыннан финанслана. Аны оештыруга Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрдаим ярдәм итә, – диде ул.
Быел Кырымда “Сәләт” лагеренең “Ак барс” базасы ачыла. Айгөл Габдрахманова әйтүенчә, анда татар телен белгән балалар гына җибәреләчәк.

– Баланың телгә карата мөнәсәбәте безнең өчен мөһим. Әгәр дә бала татар телен белергә дип “Сәләт”кә килә икән, аңа барлык мөмкинлекләр дә бар, – ди ул.


Фикер өстәү