Газетага язылу

«Хезмәт һәм фидакарьлек фестивале»ндә хезмәт алдынгыларын зурладылар

Республиканың электрон мактау тактасына кергән кешеләргә таныклык тапшыру дәвам итә. Казанның “Крылья Советов” паркында Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үз һөнәрләрендә иң алдынгыларны котлады.

«Хезмәт һәм фидакарьлек фестивале»ндә хезмәт алдынгыларын зурладылар

Алар арасында төрле өлкәдә эшләүчеләр, хезмәт ветераннары белән янәшә яшь белгечләр дә бар.
Авиатөзелеш районының 10 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Сәләхова синең хезмәтеңне күрү һәм бәяләү җаныңа рәхәтлек бирә, ди.
–  Электрон мактау тактасына кертелүем хакында гимназия директоры әйтте. Бу хәбәрне ишетү мине бик сөендерде. Гимназиябез 1991 елда ачылды. Мин эшкә шул вакытта эшкә килгән идем. Бер урында 35 ел хезмәт куям. Эшемне бик яратам, – ди Зөһрә ханым. – Гаиләбездә мактау тактасына эләгүчеләр юк. Алар минем шатлыгымны уртаклашты.
Милләт яшәгәндә телебез яши әле, – ди мөгаллимә.

Фото: Альбина Кыямова

– Безнең татар халкы зур хәсрәтләр-михнәтләр күргән. Әмма телне, динне, мәдәниятебезне саклап кала белгән.  Ә безнең бурыч – шуны киләчәк буынга түкми-чәчми тапшыру. Безнең нәсел дәвамчылврыбыз ана телебездә сөйләшер дигән өмет белән яшибез, – ди ул.
Тантаналы чарада катнашкан Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Ренат Шәмсетдинов җыелган халыкка рәхмәтен җиткерде.
– Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт, – диде ул. – Районыбыз елдан-ел үсә, төзекләндерелә. “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы” уңаеннан барлыкка килгән электрон мактау тактасына кергән кешеләрне котлыйм.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, 12 нче хастаханәнең баш табибы Рамил Әхмәтов исә, район халкына сәламәтлеген кайгыртырга киңәш итте.
– Соңгы 3 ел эчендә хастаханәбез үзгәрде, төзекләндерелде. “Салават күпере”ндә зур поликлиника төзелде. Барысы да сезнең өчен эшләнә, – диде ул.
Министр Эльмира Зарипова тантанага килүчеләрнең һәркайсына да тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
– Илдә барган вәзгыятькә  карамастан, республика халкы үз хезмәте белән икътисадка зур өлешен кертә, бердәмлекне саклый, шуңа да Татарстан алга бара, чәчәк арта. Ныклы икьтисад ул – гаиләләргә, өлкәннәргә ярдәм чаралары дигән сүз. Татарстанда социаль өлкәдә зур эшләр башкарыла. Юллар салына, хастаханәләр төзекләндерелә, мәктәпләр ачыла, торак салына, – ди Эльмира Зарипова.
Хезмәт һәм фидакарьлек фестивале кысаларында узган очрашуда электрон мактау тактасына керүчеләргә таныклык кына тапшырып калмадылар, район халкы өчен матур бәйрәм дә оештырылды.  Төрле мастер-класс эшләде, җыр-бию тынып тормады. Яше дә, карты да күңел ачты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре