29 октябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

99 ел элек (1918) комсомол оешмасы төзелә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң яшьләр өчен большевик оешмалар төзелә башлый. 1918 елның 29 октябрендә Мәскәүдә Эшче-крестьян яшьләр союзының I Бөтенроссия съезды ачыла. Анда аерым-аерым яшәп ятучы оешмаларны большевикларның Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә бер үзәккә туплау турында карар кабул ителә. Ул Россия коммунист яшьләр союзы (РКСМ) дип атала башлый.
1924 елда РКСМ га Владимир Ленин исеме бирелә. 1926 елда Бөтенсоюз Ленин коммунист яшьләр союзы ( ВЛКСМ) дип атала башлый. Бу оешма 1991 елга кадәр яши. Аның таркатылуы турында карар 1991 елның сентябрендә үткәрелгән XXII гадәттән тыш съездда кабул ителә. Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, ВЛКСМ сафларында 200 миллионнан артык кеше әгъза булып торган.


Фикер өстәү