6 сентябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Зур бүләк

1917 елга кадәр Россиядә мәдәният өлкәсендә дәүләт исемнәре һәм бүләкләре булмый. Беренче«Халык артисты» исеме 1918 елда бирелә. Бу исемгә лаек булган беренче кеше Федор Шаляпинбула.

1931 елның 10 августыннан «РСФСРныңатказанган артисты» исеме бирелә башлый. Рәссамнарга, архитекторларга, композиторларга атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.

1936 елның 6 сентябрендә ВЦИК совет театры, музыка һәм кино үсеше эшендә аеруча аерылып торган затлар өчен «СССРның халык артисты»исемен гамәлгә куя. Бу илдә беренче югары мактаулы исем була. Соңрак халык укытучылары, халык рәссамнары һәм халык архитекторлары исемнәре барлыкка килә.

Санкт-Петербург исеме кайтарыла

32 ел элек (1991) Ленинградка шәһәрнең тарихи исеме – Санкт-Петербург кайтарыла. Бу шәһәргә 1703 елның 27 маенда император Петр I тарафыннан Санкт-Питер-Бух (бүген Петропавловск) крепосте буларак нигез салына. Соңыннан ул, немец теленә яраклаштырып, Санкт-Петербург дип үзгәртелә.

1712 елда монда Мәскәүдән Россиянең башкаласы күчерелә. Әлеге статус белән ул 200 ел (Петр II идарә иткән елларны санамаганда, ул чорда башкала Мәскәүгә күчә), 2018 елга кадәр яши. 1914 елда Николай II  инициативасы белән – Петроград, Ленин вафатыннан соң, Ленинград дип йөртелә башлый.

1991 елның 6 сентябрендә РСФСР Югары Совет Президиумы указы белән Санкт-Петербург дип үзгәртелә.

Авторлык хокукы

71 ел элек (1952) Женевада (Швейцария) Бөтендөнья авторлык хокукы конвенциясе кабул ителә. 1955 елның 16 сентябрендә үз көченә кергән бу документның төп бурычы – авторлык хокукларын яклау мөмкинлекләре һәм авторлык традицияләре булган төрле илләрне берләштерү. Бөтендөнья авторлык хокукы турындагы конвенциядә катнашучы дәүләтләр 100 дән артык.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү