Рөстәм Миңнеханов июль аенда корылык аркасында барлык районнарга кертелгән гадәттән тыш хәл режимын юкка чыгарган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов июль башында корылык сәбәпле республиканың барлык 43 районында кертелгән гадәттән тыш хәл режимын юкка чыгаруны күздә тоткан указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында пәйда булган.

“Азык-төлек иминлегенә янау куркынычы бетү һәм гадәттән тыш хәлнең аянычлы нәтиҗәләрен юк итү чараларын төгәлләү сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимын юкка чыгарырга,” – диелгән документта.

Гадәттән тыш хәл режимы 3 июльдә кертелеп, аерым указ чыгарылганчы гамәлдә булырга тиеш иде. Исегезгә төшерәбез: республикада җәен корылык урнашты: төбәктә уртача явым-төшем нормасы 60 миллиметр күләмендә тәшкил итсә, яңгырлар нибары 15 миллиметр күләмендә булып, туфракта һәм һавада бик нык корылык күзәтелде.


Фикер өстәү