“Арктикадан салкынча һаваның үтеп керүен көтәбез: Татарстанда кайчан эссе булачак?

Май урталарында төбәгебезгә үтеп кергән җәйге аномаль эсселек сүрелә төште. Антициклон көнбатышка таба юнәлеш алган. Июнь башында республикада яшенле, бозлы кыска вакытлы яңгырлар көтелә. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә җәй башында һава торышының ничегрәк булачагы турында сөйләп үткән.

Белгеч аңлатып үткәнчә, төбәктә инде 3 ай дәвамында аномаль җылы һава, корылык саклана.
“Марттан бирле Казанда айлык уртача температураның нормадан югарырак булуы күзәтелә. Апрель аенда җылылык нормадан 5 градуска артыграк тәшкил итте. Ә иң начары – апрель-майда явым-төшемнең аз булуы. Май аенда Казанда явым-төшем күләме 40 миллиметр урынына нибары 23 миллиметр тәшкил итте”, – дигән профессор.

Май дәвамында республикада антициклон хөкем сөрү нәтиҗәсендә эссе булса, җәй башында хәлләр берникадәр үзгәрә. Переведенцев әйтүенчә, хәзер Татарстан башкаласына циклон үтеп кергән. Республикада исә әлегә җылы һава саклана, әмма озакламый салкынайтачак.

“Июнь аенда һава торышы тотрыксыз булачак. Шимбә – 3 июньгә Арктикадан һава агымнары үтеп керәчәк һәм һава температурасы берникадәр төшәчәк”, – дип билгеләп үткән профессор.

Шулай да, аның әйтүенчә, июньнең беренче декадасында Татарстан башкаласында һава температурасы нормадан +2…+3 градуска югарырак булачак. Ә бөтен җәйге чорга килгәндә, Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, айлык уртача температура, шулай ук явым-төшем норма чикләрендә булырга тиеш. Бары тик сентябрь аеның гына эссе, коры килүе көтелә.


Фикер өстәү