24 август тарихта ниләр белән истә калды?

Берьюлы ике самолет һәлакәткә очрый
16 ел элек (2004) Ту-154 һәм Ту-134 самолетларында теракт була.
Мәскәүдәге «Домодедово» аэропортыннан очып киткән ике самолет та фаҗигагә берьюлы диярлек очрый. «Волга – Авиаэкспресс» авиакомпаниясенең Волгоградка юнәлеш алган Ту-134 самолеты – Тула өлкәсендә, «Сибирь» авиакомпаниясенең Сочига очкан Ту-154 самолеты Ростов өлкәсендә шартлый. Барлык пассажирлар да, экипаж әгъзалары да (89 кеше) һәлак була.
Самолет бортларында үзләрен үлемгә хөкем иткән террорчы хатын-кызлар – Әманәт Нагаева белән Сацита Джбирханова (икесе дә – Чечнядан) шартлаткыч матдәләрне хәрәкәткә китерә.
2005 елда Тула өлкәсендә фаҗига булган урында истәлекле билге куела, ә Ростов өлкәсенең Глубокий бистәсендә 2007 елда һәлакәт корбаннарына һәйкәл ачыла.

Кишиневны азат итәләр
76 ел элек (1944) Бөек Ватан сугышы барышында совет гаскәрләре Молдавия ССРның башкаласы Кишиневны немец басып алучыларыннан азат итәләр. Шәһәр өч елдан артык камалышта була. Анда бик кырыс режим кертелә. Җирле халыкны җәзалыйлар, азык-төлеккә карточкалар кертәләр. Кишинев геттосы оештырыла, анда 15 мең әсир була: күбесе хатын-кызлар һәм балалар.
Оккупация елларында Кишиневта 20 мең кеше үтерелә, 10 меңенә якынын коллыкка куалар. Сәнәгать предприятиеләренең барысы да диярлек, йортларның 70 проценты җимерелә. Шәһәр совет гаскәрләренең Яссы-Кишинев операциясе барышында азат ителә.

Шаляпинны мәхрүм итәләр
93 ел элек (1927) РСФСР Халык Комиссарлары советы опера җырчысы Федор Шаляпинны «Республиканың халык артисты» исеменнән һәм илгә кайту хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара.
Октябрь революциясеннән соң Федор Шаляпин элекке император театрларын үзгәртеп кору белән шөгыльләнә, Зур театрның дирекция әгъзасы була, Мария театрының сәнгать бүлеген җитәкли. 1918 елда җырчы «Республика халык артисты» дигән исемгә лаек булган иң беренче сәнгать эшлеклесе була.
1922 елның җәендә Шаляпин чит илгә гастрольгә китә һәм РСФСРга әйләнеп кайтмый. Аның сәбәпләре күп була. Ул үзенең туган иленә кирәк түгеллеген аңлый, зур гаиләсен (җырчының 9 баласы була) асрарга хәле дә булмый.
Гомеренең ахырынача җырчы рус гражданины булып кала, чит илнекен кабул итәргә теләми. Үзен туган җирендә җирләүләрен тели. 1984 елда аның теләге үтәлә – Шаляпин җәсәденең көлен Новодевичье зиратына алып кайталар.

Чипсының туган көне
167 ел элек (1853) беренче тапкыр чипсы әзерлиләр. Ул болай була. АКШның Саратога-Спрингс шәһәрендәге отельнең ресторанында шеф-повар Джордж Крам берәүгә фри ясап бирә. Әмма тегесе, бәрәңге бик эре туралган, дип тавыш күтәрә. Шеф-повар, клиентка ярарга тырышып, булдыра алганча, нәзек кенә итеп кисә дә кайнап торган майда кыздыра. Ул искиткеч шәп килеп чыга. Клиент аны хәтта мактый. Күп тә үтми, бу ризык зур популярлык казана һәм ресторанның фирма билгесенә лаек була.
1895 елда чипсыларны серияләп җитештерә башлыйлар. 1932 елда Херман Лей АКШның Нешвилле шәһәрендә «Lay s» маркасын гамәлгә куя. Бу бренд безнең көннәргә кадәр килеп җитә.


Фикер өстәү