Казаннан очкан самолет Сочига төшеп утырганда аздан гына һәлакәткә юлыкмыйча калган

Казаннан очкан пассажир самолеты (“Победа” авиакомпаниясе очкычы) Сочи аэропортына төшеп утырганда аздан гына һәлакәткә юлыкмыйча калган. Бу хакта “KazanFirst” “Авиаторщина” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.

Бу хәл инде 23 декабрьдә килеп чыкса да, әле кичә генә аның турында мәгълүм булган. 168 пассажирлы самолет бик көчле яшенгә эләккән. Икенче пилот командирдан икенче әйләнешкә китүне сораган. Әмма тегесе ашыкмаган. Самолет бер якка бик каты авышкач кына икенче әйләнешкә киткән болар.

Комиссия фикеренчә, экипажның ялгыш гамәлләре бик зур хәтәр тудырган. Самолет 49 градуска авышкан бер мәлдә, очучылар, зур нагрузка төшү сәбәпле, килеп туган хәлдән чыгу мөмкинлеген югалта язган.

Бәхеткә, самолетны өстәмә аэродромга “алып китүгә” ирешелгән. Килеп туган хәлне тикшергәннән соң очкыч командирын икенче пилот вазыйфасына күчергәннәр. Хәзер инде ул беркайчан да командир булмаячак.


Фикер өстәү