Иркутск янында пассажир самолеты һәлакәткә очраган

Бортында 14 пассажир һәм экипажның ике әгъзасы булган L-410 пассажир самолеты Иркутск өлкәсендә тайгада каты посадка ясаган, дип хәбәр итте РИА Новости экстрен хезмәтләр вәкиле.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәл вакытында һава судносы янган. Пассажирларның берсе туганнарына шалтырата алган, исән калганнар бар.

Самолетны эзләргә Ми-8 вертолеты очты.

«L-410 самолеты түбән биеклектән һәлакәткә очраган, дүрт кеше исән калган, берсе — критик хәлдә, 11 — салонда кысылып калган», — дип сөйләде «Интерфакс» чыганагы.

UPD. Lenta.ru порталы хәбәр иткәнчә, барлык пассажирлар да исән калган.

 


Фикер өстәү