Судан Путиннан икътисади ярдәм күрсәтүне сорады

Судан Россиядән Кызыл диңгездә хәрби базаны урнаштырырга ризалыкка алмашка икътисади ярдәм алырга исәп тота, дип тапшыра РИА Новости судан хәрби ведомствосындагы чыганакка сылтама белән.

Африка республикасы юстиция министрлыгы Порт-Судан шәһәрендә терәк пункты булдыру турында ике яклы килешүгә шундый үзгәрешләр кертергә тели.

«Россия Кызыл диңгез яр буенда хәрби базаны тәкъдим итүгә алмашка Судан хөкүмәте РФ Үзәк банкына 25 елга кадәр килешүне озайту мөмкинлеге белән базаны файдалануның беренче биш ел дәвамында акча түләү турында сорады», — дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

 


Фикер өстәү