Евгений Пригожин Санкт-Петербургта Үзәк Африка республикасы илчесе белән очрашкан

“Вагнер” шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин (хәзер ул Санкт-Петербургта), “Россия – Африка” саммиты кысасында, Үзәк Африка республикасы илчесе Леон Додону белзн очрашкан. Бу хакта Үзәк Африка республикасындагы Рус йорты башлыгы Дмитрий Сытый хәбәр иткән. Аның постын язучы Захар Прилепин үзенең телеграм-каналына урнаштырган, дип яза “Татар-информ”.

“Илче әфәнде “Россия-Африка” саммитыннан тәүге фотосурәтләре белән уртаклашты. Таныш йөзләрне күрәбез”. – дип язып куйган Сытый фотосурәтнең астына.

“Россия-Африка” икътисадый саммиты әле икенче тапкыр гына үткәрелә. Ул 27-28 июльдә Санкт-Петербургта уздырыла. 2019 елда Сочида узган тәүге саммитта Африка дәүләтләренең 45 җитәкчесе һәм хөкүмәте башлыгы катнашкан. Быел Россиягә 17 ил вәкиле килгән.


Фикер өстәү