Татарстанда полиция хезмәткәрләре бер атна эчендә 640 килограмм наркотиклы үсемлекне кулга төшергән

Республикада 6-15 июль чорында “Мәк-2023”профилактика чарасы үткәрелгән. Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, мондый чарада полиция хезмәткәрләре үсемлек чыгышлы наркотикларның законсыз әйләнеше очракларын ачыклый.

“Мәк-2023” барышында наркотиклы үсемлекләрнең законсыз чәчүлекләре, үзләреннән-үзләре тишелгән урыннар билгеләнгән, наркотик җитештерүчеләр, ташучы һәм сатучылар фаш ителеп, тоткарланган. Чарада һәр көн саен 400дән артыграк полиция хезмәткәре катнашкан.
Шулай итеп, алар наркотиклы үсемлекләр үсеп утырган 100дән артыграк урынны (барлыгы 6,1 мең кв.м мәйданда) ачыклап, юкка чыгарган. Тыелган үсемлекләрнең гомуми авырлыгы 640 килограммнан артып киткән.
Моннан тыш үсемлек чыгышлы 2,3 килограммнан күбрәк наркотик, шул исәптән 2,3 килограмм чамасы марихуана һәм 73 грамм гашиш законсыз әйләнештән алынган. Кырын эшкә катнашы булган 158 кешенең эзенә төшелгән. Шуның 146сы – административ, 12се – җинаять җаваплылыгына тартылган.


Фикер өстәү